10 декабрь 2017 яңалыклары
-
Мәүлид ае – изге ай
18 ноябрь көнне, кояш баю белән башланган һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе - Рәбигуль-әүвәл ае дәвам итә. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында торган бу ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килгән ае. Шул көннән тирә-юньгә ислам нуры җәелгән. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» дигәнне аңлата. Хәзер күпләребез мәүлид бәйрәменең...
-
Кечкенә дә – төш кенә
Иске Өҗем мәктәбе районыбызда иң өлкәннәрдән берсе. Иске мәктәпне сүткән вакытта килеп чыккан документлардан өзекләр аның 1915 елда ук булуы турында сөйли. Гарәп хәрефләре белән язылган документларда шулай ук биредә мәчет тә, мәдрәсә дә булуы хакында хәбәр ителә. Сугыш алды елларында - 1938 елда биредә латин графикасы белән укытсалар, 1940...
-
«Авыллар бетеп бара»
Татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифнең: «Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр», - дигән сүзләре бар. Ташчишмә авылына баргач та ишетергә туры килде әлеге сүзләрне. Тик авыл агаеннан. Өҗем авыл җирлегенә керә әлеге авыл. Ә әлеге җирлек өч авылны берләштерә: Ташчишмә, Мокшы һәм Иске Өҗем авыллары. Ташчишмә авылында...
-
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп
Коррупция - катлаулы күп аспектлы социаль күренеш. Ул беренче чиратта илебезнең социаль икътисади үсешендә ачык чагыла. Халкыбызның тормыш дәрәҗәсе, үткәрелгән реформаларны тормышка ашыру, илдәге финанс һәм эшлекле климатның стабильлеге һәм иң беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту нәкъ менә шуннан тора. Безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышта коррупциянең негатив нәтиҗәләре белән очрашып...
-
Танышалар
"Изгелек" социаль үзәгеннән алган хәбәрләргә караганда, оешма хезмәткәрләре Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре белән берлектә социаль яктан авыр хәлле, күп балалы һәм ялгыз яшәүчеләрнең тормыш шартлары белән танышалар. Былтыр һәм быел шундый 26 хуҗалыкта янгын куркынычсызлыгы датчиклары куелуын хәбәр иткән идек. "Бер уңайдан аларның халәтен дә карыйбыз", - диделәр.
-
Район прокуратурасында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итә 12 декабрьдә Россиякүләм гражданнарны кабул итәләр. Шул уңайдан район прокуратурасында бу көнне көздезге сәгать 12.00дән кичке сәгать 20.00гә кадәр гражданнарны кабул итү уза. Борчыган сорауларыгыз булса Олы Әтнә авылы, Бәдри Җиһаншин урамы, 8 йорт адресы буенча прокуратура бинасына килә аласыз.
-
“Бер укыган гел укый”
Күлле Киме почтальоннары әнә шундый фикердә. "Газетаны электән үз иткән кеше почта бүлекчәсенә үзе килеп языла ул", - диләр... Авылның почта бүлекчәсе җитәкчесе - Рәдинә Галләмова, почтальоннар Сәрия Галәвиева, Марина Шәмсиева һәм Гөлнар Әхмәдуллина белән вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышы хакында сөйләштек. Сер түгел - бөтен ил буенча газета-журналга язылу...
-
Сездән башка булмый...
Газетабызга 2018 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә. Язасы мәкаләмнең темасын язып куйдым да уйга калдым. Әйтер фикеремне башлап җибәрә алмый тилмерәм. Һәркайсыгызның күз алдында, соңгы елларда республикада гына түгел, Россиядә дә басма матбугатның тиражы кими бара (әлеге кимү җиле безнең газетаны да читләп үтмәде). Бу аңлашыла да, интернет челтәрендәге...
-
Ерактан балкып тора
Күәм авылының югары башындагы чишмәне бик матур итеп буралап, тышлап куйганнар. Башлангычы - шул тирәдә яшәүче Илнур Мәүлиевка бәйле. Чишмәне яңарту уе белән ул яна һәм бу эшкә үзе тотына да. Бу хакта әтисе Илдус Мәүлиевтан сораштык. - Безнең авыл халкы, шул исәптән бу урамда яшәүчеләр дә бик бердәм: ярдәм...
-
Әтнәм – туган төбәгем
Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора. Тормыш дулкыннары кешене кая гына илтмәсен, ул нинди генә юллар үтмәсен, һаман туган ягын сагына, күңеле белән,...
-
"Әтнә таңы" - Гүзәл Мансур кызын туган көне белән котлый
Бүген - 10 декабрь көнне хезмәттәшебез Галимҗанова Гүзәл Мансур кызының гомер бәйрәме - туган көне. Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы ихластан Гүзәлне туган көне белән котлыйбыз. Гүзәл, сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың...
-
“Меңнәр иле Олы Мәңгәр”
Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз Илсур Шакировның әнә шул исем астында икенче китабын презентацияләү кичәсе булып узды. Әле кайчан гына нәкъ менә шушы залда бергәләп беренче китапны тәкъдир итү кичәсен шау-гөр китереп үткәреп җибәргән идек. Ходайның рәхмәте, ул чакта теләгән теләкләр, әйтелгән ихлас сүзләр бушка булмаган - авторның икенче китабы да...