Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Коррупция - катлаулы күп аспектлы социаль күренеш. Ул беренче чиратта илебезнең социаль икътисади үсешендә ачык чагыла. Халкыбызның тормыш дәрәҗәсе, үткәрелгән реформаларны тормышка ашыру, илдәге финанс һәм эшлекле климатның стабильлеге һәм иң беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту нәкъ менә шуннан тора. Безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышта коррупциянең негатив нәтиҗәләре белән очрашып...

Коррупция - катлаулы күп аспектлы социаль күренеш.

Ул беренче чиратта илебезнең социаль икътисади үсешендә ачык чагыла. Халкыбызның тормыш дәрәҗәсе, үткәрелгән реформаларны тормышка ашыру, илдәге финанс һәм эшлекле климатның стабильлеге һәм иң беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту нәкъ менә шуннан тора. Безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышта коррупциянең негатив нәтиҗәләре белән очрашып тора. "Коррупция­гә каршы эшчәнлек турында"гы Федераль законда әлеге ямьсез күренешкә легаль аңлатма бирелә. Әлеге закон нормалары буенча коррупция ул - үз файдасына вазыйфаи затларның мөмкин­лекләреннән явызларча файдалануы, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, физик затның вазыйфаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануы.
Коррупциягә каршы тору - илебез һәм барлык дәүләт хакимияте системасы алдында торган төп бурычларның берсе. Россия Федерациясе җинаять­ләр кодексында коррупция белән бәйле җинаятьләр буенча хокукый нормалар турында ачык әйтелә. Алар арасында ришвәт алу, ришвәт бирү, вазыйфаи дәрәҗәдән явызларча файдалану, бюджет акчаларын тиешле максатларда кулланмау кебекләре бар.Җәмгыятьнең әхлакый һәм икътисади тотрыклыгына бәйле рәвештә коррупция кебек куркыныч социаль күренешкә каршы көрәш Россия халкының тормыш шартларын яхшыртуда бердәмлекнең бер мисалы булып тора. Моңа каршы бердәм көрәшкәндә генә уңышка ирешү мөмкин. Шуңа да бу көрәштә иң нәтиҗәле корал - коррупция фактлары турында гражданнарның мөрәҗәгате, шул исәптән аноним рәвештә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев