Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бер укыган гел укый”

Күлле Киме почтальоннары әнә шундый фикердә. "Газетаны электән үз иткән кеше поч­та бүлекчәсенә үзе ки­леп языла ул", - ди­ләр... Авылның почта бү­лекчәсе җитәкчесе - Рәди­нә Галләмова, почтальоннар Сәрия Галәвиева, Марина Шәм­сиева һәм Гөлнар Әх­мәдул­лина белән вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышы ха­кында сөйләштек. Сер түгел - бөтен ил буенча газета-журналга язылу...

Күлле Киме почтальоннары әнә шундый фикердә.

"Газетаны электән үз иткән кеше поч­та бүлекчәсенә үзе ки­леп языла ул", - ди­ләр... Авылның почта бү­лекчәсе җитәкчесе - Рәди­нә Галләмова, почтальоннар Сәрия Галәвиева, Марина Шәм­сиева һәм Гөлнар Әх­мәдул­лина белән вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышы ха­кында сөйләштек. Сер түгел - бөтен ил буенча газета-журналга язылу кимеде. Ә конкрет безнең районга килсәк:
- Хәзер бик күпләр район яңалыкларын сайттан укып барабыз, диләр. Өстәвенә, авылларда бары җәен генә яшәүчеләр кү­бәйде. Аңлашыладыр, алар газетага язылырга аш­кынып тормыйлар. Го­мумән, "авыл картайды" - "80нең теге ягындагылар күп хәзер", - дигән фикердә почтальоннар.
Монысы мәсьәләнең бер ягы гына. Проблеманың тагын да зуррагы - почтальон хезмәте катлаулануга бәйледер, мөгаен. Бу очракта почталь­оннарның: "Эш көнен кыс­карттылар, тик эше ге­нә кимемәде, киресенчә, өстәлә тора", "Хезмәт хакы бик кечкенә инде", диюләре дә җитди аргументка охшаган.
Шунысы да бар, хәзер почтальон хезмәте гаять киңкырлыга әйләнде: вакытлы матбугат та­ратудан тыш, электр, газ, телефон һәм интернет хезмәтләре өчен халыктан түләүләр җыя­лар. Әйтүләренчә, һәр хуҗалыкка өчәр-дүртәр тапкыр кереп чыгалар. Боларга сәүдә эшен дә өстәргә кирәк. Әйтик, биредә почта бүлекчәсе урнашкан бүлмәне күргәч, күзләр камашты - товарның ниндие генә юк монда! Сәүдә үзәгеннән әлләни кайтыш түгел. Бу уңайдан көлешеп тә алдык әле - "Сезнең кибеттә бар да бар, ит кенә юк икән", дигән идем, шундук "Бар - тушенка да, консервалар да бар", дип шүрлектән алып күрсәттеләр.
Икенче яктан карасак, почтальоннар төп вазифаларын да сокланырлык итеп үтиләр - ни дисәң дә почта бүлекчәсенә 69 исемдәге газета-журнал килә. Монысы кеше факторына да бәйле. Хөрмәткә лаек кешегә, нинди эш башкармасын, күңел үзе тартыла ул. Ә инде Бактачы һәм Яңа Бәрәскә авылларына хезмәт күрсәтүче Сәрия Галәвиева кебек сәвит заманыннан, 1984 елдан бирле эшләүче булса - бигрәк тә! Поч­та бүлекчәсе җитәкчесе үзе дә илебез оешканнан - 1992 елдан бирле шушы эшне башкара. Үзләре дә:
- Ияләнгән эш булганга каядыр китәсе килми. Шулай да уңай үзгәреш­ләргә өметләнәбез, - диләр.
Бирсен Ходай! Почтальон эше көйле барса, вакытлы матбугатка да, укучыга да уңай булачак.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев