Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ерактан балкып тора

Күәм авылының югары башындагы чишмәне бик матур итеп буралап, тышлап куйганнар. Башлангычы - шул тирәдә яшәүче Илнур Мәүлиев­ка бәйле. Чишмәне яңарту уе белән ул яна һәм бу эшкә үзе тотына да. Бу хакта әтисе Илдус Мәүлиевтан сораштык. - Безнең авыл халкы, шул исәптән бу урамда яшәүчеләр дә бик бердәм: ярдәм...

Күәм авылының югары башындагы чишмәне бик матур итеп буралап, тышлап куйганнар.

Башлангычы - шул тирәдә яшәүче Илнур Мәүлиев­ка бәйле. Чишмәне яңарту уе белән ул яна һәм бу эшкә үзе тотына да. Бу хакта әтисе Илдус Мәүлиевтан сораштык.
- Безнең авыл халкы, шул исәптән бу урамда яшәүчеләр дә бик бердәм: ярдәм кулы сузучылар шундук табылды, - ди ул.
Бу очракта чишмәгә яңа бура иңдерүдә катнашкан авылдашларын - Йосыф Ганиев, Рүзәл Хәсбиуллинны күз алдында тота. Әлбәттә, улы белән һәрдаим янәшә атлаган Илдус абый үзе дә кырыйда калмаган. Уйлый торгач чишмәнең өстен дә яңага алыштыралар, анысын профнастил белән тышлыйлар. Монысына Ильяр Хөснетдинов һәм күмәк хуҗалык бригадиры Айрат Садриев та булыша. Сөбханалла, көмеш төсле чишмә белән янәшәдә аерым түбә астында чиләк, чокыр, бүрәнкә дә урнаштырганнар. Илнур чишмәнең тирә-ягына үзе алып кайтып таш та түши.
Әлеге чишмәне район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин белән бергә барып карадык.
Карарлык та бит!
Автор фотосында: Илдус Мәүлиев, Реваль Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев