Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Меңнәр иле Олы Мәңгәр”

Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз Илсур Шакировның әнә шул исем астында икенче китабын презентацияләү кичәсе булып узды. Әле кайчан гына нәкъ менә шушы залда бергәләп беренче китапны тәкъдир итү кичәсен шау­-гөр китереп үткәреп җи­бәргән идек. Ходайның рәхмәте, ул чакта теләгән теләкләр, әйтелгән ихлас сүзләр бушка булмаган - авторның икенче китабы да...

Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз Илсур Шакировның әнә шул исем астында икенче китабын презентацияләү кичәсе булып узды.

Әле кайчан гына нәкъ менә шушы залда бергәләп беренче китапны тәкъдир итү кичәсен шау­-гөр китереп үткәреп җи­бәргән идек. Ходайның рәхмәте, ул чакта теләгән теләкләр, әйтелгән ихлас сүзләр бушка булмаган - авторның икенче китабы да озак көттермәде. Дөрес, бар нәрсә акча белән исәпләнгән заманда яшибез. Тик Мәңгәр өчен ге­нә түгел. Тарихи мирас булган мондый байлыкны киләчәк буыннарга бүләк итеп калдыру юлында безнекеләргә ак­ча киртә була аламы соң!? Кулыннан килмәсә - телгә дә тыгып тормас­лар иде. Күмәк хуҗалык рәи­се Айдар Габделбәр улы Шәриповның хәер- фа­тыйхасы белән дөнья күргән китаплар бу. Һәр ике китапның дөньяга чыгуында да аның рухи яктан да, матди яктан да ярдәме терәк булып торды.
Инде китапка килгәндә, ул беренчесе кебек төрле елларда авылыбызда гомер кичергән гади кешеләргә багышланган. Һәр бит саен - кеше язмышы, һәр бит саен - үзенә бер тарих. Илсур Гариф улы - укытучы. Әмма шуңа да карамастан, авылның һәр гаиләсе тарихыннан хәбәрдар булуы, кызыксынучанлыгы, кеше язмышларына битараф калмавы зур соклану хисләре тудыра. Китап үзе дә геройлары кебек үк гади, ихлас телдә язылган, укыган саен укыйсы килеп тора. Үзем өчен мәктәп укытучыларына багышланган бүлек үзенә бер ачыш булды. Миңа гына түгел, данлыклы Олы Мәңгәр мәктәбен тә­мамлаган һәркем өчен зур бүләк. Заманында мәк­тәп данын еракларга илткән, чын укыту­чы буларак исемнәре уку­чылары күңелендә гомер буе сакланган бу шәхесләр, дөрестән дә, онытылырга тиеш түгел. Алар - мәктәбе­безнең йөзек кашы, укы­тучы дигән горур исем­не йөрткән һәркем өчен үрнәк. Китапның бу өлеше мәңгәрләр өчен ге­нә түгел, тирә-күрше Ис­ке Мәңгәр, Бәхтияр, Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, исеме тарихта гына калган Яңа Мәңгәр авылларыннан килеп укучылар өчен дә олы истәлек-хәтирә.
Тәкъдир итү кичәсендә әлеге китапны әзерләүдә үзеннән азмы-күпме көч керткән, китапка карата игътибарсыз калмаган як­ташлар чыгыш ясады. Хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов, журналист Сү­рия Мингатина, район ве­тераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә За­кирова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина, Иске Мәңгәрдән Ре­зеда Вафина, иҗатташ дус­ты Рәүфҗан Закиров, сыйныфташы, күршесе Фәрит Мостафин, Надия Равзетдинова һәм башкалар - сәхнәгә кү­тә­релеп, авторга хөрмәт белдергән һәркемнең уйлары, теләкләре ихлас иде. Тәкъдир итү кичәсенең сценарие да бик эчтәлекле итеп төзелгән, монда берни артык та, ким дә түгел. Гомумән, кичәне оештыруда авыл китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанованың авыл тарихын, зыялыларын тирәнтен белүе, күп еллардан бирле бу эш­тә тәҗрибә туплаган булуы да үз ролен уйнамый калмагандыр. Илсур абыйның укучылары, хезмәттәшләре, коллегалары - мәктәпнең укыту эш­ләре буенча директор урынбасары Халисә Сә­ләхетдинова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары, кичәне алып баручы Рүзилә Фәттахованың ты­рышлыгына да сокланыр­лык. Мәдәният йорты хезмәткәрләре - Гөлсинә Шакирова, Рафис Сәләхетдинов, алып баручы Альфир Шакиров, Гөлүзә Сираҗиева, Мөнир Мәрданов, халык театры артистлары чыгышы - болары кичәне тагын да ямьләп җибәрде. Илсур Шакировның гаи­ләсе дә талантларга бик бай. Оныгы Алия, абыйсының кызлары Әлфия белән Гөлфия, Гөлфиянең кызы Зилә моңлы җыр­лары белән кичәнең дәрәҗәсен тагын бер бас­кычка күтәреп җибәрде.
Кичә тәмам. Илсур абый­га сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, Илсөяр апа белән тигезлектә, мул­лыкта, балаларының, кияү-киленнәренең игелеген күреп, тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәргә язсын дип телисе килә. Уңышлар аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев