Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәм – туган төбәгем

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора. Тормыш дулкыннары кешене кая гына илтмәсен, ул нинди генә юллар үтмәсен, һаман туган ягын сагына, күңеле белән,...

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора.

Тормыш дулкыннары кешене кая гына илтмәсен, ул нинди генә юллар үтмәсен, һаман туган ягын сагына, күңеле белән, уе белән шул якларга омтыла.
Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч - туган илне, шул җирдә яшәүче халыкның эшен - тормышын ярату, патриотизм хисе ята.
Мин дә үз туган ягымны ихлас яратам. Аның белән горурланам. Минем Әтнәм саф татар районы булуы белән башка төбәкләрдән аерылып тора. Әтнә сөйләме галимнәр тарафыннан татар әдәби теленең эталоны буларак кабул ителгән. Әтнәлеләрнең гасырлар аша милләтебезнең асыл сыйфатларын, ата - бабаларыбызның гореф - гадәтләрен, мәдәни мирасын саклап килгән сынмас рухы бар.
Әтнә ягы - чиста татар районы булуы өстенә, чис­та авыл хуҗалыгы төбәге дә. Еш кына, "Иген иккән халык икмәкссез булмас", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу сүзләр безнең Әтнә ягы - Казан арты халкы турында әйтелгән кебек. Икмәссез дә тормыйбыз, уен-көлкедән дә өзелгәнебез юк, җир җимертеп эшлибез дә, укыйбыз да. Барысына да өлгерә кечкенә генә районны тәшкил иткән халкым.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә, оешуының беренче көннәреннән үк алдынгылык үрләрен яулады Әтнәм, бүген дә ышанычлы рәвештә шул биеклектә калуын дәвам итә.
Чиста авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүче район булуы өстенә әдәбият-сәнгать өлкәсенә дә үз өлешен шактый мул кертә Әтнә. Әйтик, Зөлфирә Зарипова (Г. Камал исемендәге театр артисткасы), Луара Шакирҗан (артистка), Марсель Җаббаров (артист), Алсу Хәбибуллина (җырчы), Азат Фазлыев (җырчы).
Ә инде татар әдәбиятының нигез ташларын безнең якташларыбыз салган. Бөек Мәрҗани, Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакирлар... Шөкер, аларның эшләре дәвамлы: татар шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗан, Фирая Зиятдинова, Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мәдья­ров, үзенчәлекле публицист, әйтер сүзе булган Мөшәррәф Галиев һәм тарихчы-галим Тәэминә Биктимирова, турында аерым бер сәхифә ачарлык.
Чит илдә олы дәрәҗәле шәхесләр булып танылып, абруй һәм шөһрәт казанып яшәсәләр дә, Рәшит Рәхмәти дә, Әхмәтвәли Мәңгәри дә гомерләре буе Әтнә якларын сагынып, йөрәкләрендә газиз Ватанны сак­лап яшәгәннәр.
Соңгы елларда район үзәге булган Олы Әтнә авылы танымаслык булып үзгәрде. Биредә бер урта мәктәп, ике китапханә, Г.Тукай исемен йортүче авыл хуҗалыгы техникумы бар. Сырхауханә, мәчет, банк биналары, балалар бакчалары, Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, "Ашыт" спорт үзәге, балалар сәнгать мәктәбе - болар һәммәсе дә районның казанышлары.
Әтнә районының тагын бер горурлыгы - "Ашыт сакланышы". Ә ул Ашыт елгасы үзәненең урта бер өлешенә урнашкан.
Кеше үзенең табигате белән оптимист һәм яктылык­ка омтылучан. Сабый кечкенәдән үк матурлыкны тоярга өйрәнә. Моны аңа табигать үзе өйрәтә. Тарихи сәхифәләргә бай, табигатьнең гаҗәеп гүзәл төбәгенә урнашкан серле вә сихри яклар ул Әтнә яклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев