Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - Гүзәл Мансур кызын туган көне белән котлый

Бүген - 10 декабрь көнне хезмәттәшебез Галимҗанова Гүзәл Мансур кызының гомер бәйрәме - туган көне. Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы ихластан Гүзәлне туган көне белән котлыйбыз. Гүзәл, сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың...

Бүген - 10 декабрь көнне хезмәттәшебез Галимҗанова Гүзәл Мансур кызының гомер бәйрәме - туган көне.

Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы ихластан Гүзәлне туган көне белән котлыйбыз.

Гүзәл, сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, пар канатлы булып яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! Алга таба да бергә-бергә матур итеп эшләргз язсын.

Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул!

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Гел булыгыз янәшә

Иң изге теләкләр белән "Әтнә таңы" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев