Кечкенә дә – төш кенә
Иске Өҗем мәктәбе районыбызда иң өлкәннәрдән берсе. Иске мәктәпне сүткән вакытта килеп чыккан документлардан өзекләр аның 1915 елда ук булуы турында сөйли. Гарәп хәрефләре белән язылган документларда шулай ук биредә мәчет тә, мәдрәсә дә булуы хакында хәбәр ителә. Сугыш алды елларында - 1938 елда биредә латин графикасы белән укытсалар, 1940...
Иске Өҗем мәктәбе районыбызда иң өлкәннәрдән берсе.
Иске мәктәпне сүткән вакытта килеп чыккан документлардан өзекләр аның 1915 елда ук булуы турында сөйли. Гарәп хәрефләре белән язылган документларда шулай ук биредә мәчет тә, мәдрәсә дә булуы хакында хәбәр ителә. Сугыш алды елларында - 1938 елда биредә латин графикасы белән укытсалар, 1940 елда исә рус графикасына күчәләр. Шул кәгазьләрдә мәктәпкә Кытаймас (Кышлау), Кызыл Яр (Коллар), Иске Тазлар (Ташчишмә) авылларыннан килеп укучылар хакында сөйләнә. Ул чорда мәктәпнең башлангыч сыйныфларында гына да йөздән артык бала укыган. Шунда ук интернат та булган. 1959 елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелгән. 2000 елда исә урта мәктәп статусын алган. Ул чакта бирегә күрше Арча районы авылларыннан да килеп укучы балалар бар иде. 2014 елда ул кабат төп мәктәп булып үзгәртелгән. 2016 елда мәктәптә капиталь ремонт эшләнеп, ул яңартыла. Февраль аенда ук башланган төзелеш эшләрендә мәктәп укытучылары үзләре дә актив катнаша. Ремонт нәтиҗәсендә ашханә мәктәп эченә кертеп эшләнә (моңарчы ул икенче бинада урнашып, укучыларга ашау өчен урам аша йөрергә кирәк иде), санузел булдырыла, ишек-тәрәзәләр, идәннәр яңартыла. Бу гына да түгел, мәктәп кабинетлары тулысынча үзгәреш кичерә. Яңа мебельләр алына, һәр кабинетка проекторлар куелып, заманча җиһазлана. Бүгенге көндә биредә 40 бала белем ала. Мәктәпнең тынгысыз директоры Рәшит Хисмәтуллин, директор урынбасарлары - Миләүшә Хафизова, Алия Гайнуллина һәм 14 кешедән торган укытучылар коллективы укучыларга тиешле белем бирү өстендә армый-талмый хезмәт куя. Ел саен мәктәп укучылары тарафыннан күпләп яшелчә, гөл-чәчәкләр утыртыла. Аларны сатып акча эшләү буенча һәр сыйныфка план билгеләнә. Мәктәп янындагы ике гектарга якын җир моның өчен бер дигән мөмкинлек бирә. Хезмәт белән тәрбияне берәү дә үзгәртмәгән - монысы да мөһим фактор. Ашханәләрендә дә күбрәк мәктәп бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчәдән әзерләнгән ризык.
Биредә Иске Өҗем, Ташчишмә, Кызыл Утар, Яңа Өҗем, Мокшы авылларыннан килеп укыйлар. Укучыларны күрше авылларга мәктәп автобусы йөртә. Укучыларның иң күбе - 21е - башлангыч сыйныфларда белем ала. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Хафизованы иң куандырганы - киләсе елларда мәктәпкә керүче балалар санының дистәгә якын булуы. Шунысы да бар, биредә белем бирүчеләр һәр баланың гаиләсе белән якыннан таныш, өендә нәрсә икәнен, ни белән яшәвеннән хәбәрдар. "Үзәккә үткән тәртипсез гаиләләр юк - шунысы куандыра", - ди Миләүшә ханым. Тик менә балаларның балалар бакчасына йөрмәве, күбрәк "телевизор" тәрбиясе йогынтысы астында булуы гына борчый педагогны. "Өйдән килгән бала мәгънәсен аңламыйча рус телендә сөйләшергә тырыша. Балалар бакчасына йөргән бала исә бөтенләй икенче - аерылып тора", - ди ул.
Мәктәптә еш кына матур чаралар, бәйрәм кичәләре уза. Өлкәннәр, укытучылар көне, әниләр бәйрәме, ярминкәләр - әнә шундыйлардан. Укучылары олимпиадаларда призлы урыннар алалар, спорт ярышларында катнашалар, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар - монысы исә коллективның дус, бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Киләчәккә хыяллары да юк түгел. Данлыклы якташлары, татар-төрек галиме Рәшит Рәхмәтинең музеен булдыру уе белән яналар. Булдырырлар - монысына иманым камил.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев