Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәүлид ае – изге ай

18 ноябрь көнне, кояш баю белән башланган һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе - Рәбигуль-әүвәл ае дәвам итә. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында торган бу ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килгән ае. Шул көннән тирә-юньгә ислам нуры җәелгән. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» дигәнне аңлата. Хәзер күпләребез мәүлид бәйрәменең...

18 ноябрь көнне, кояш баю белән башланган һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе - Рәбигуль-әүвәл ае дәвам итә.

Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында торган бу ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килгән ае. Шул көннән тирә-юньгә ислам нуры җәелгән. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» дигәнне аңлата. Хәзер күпләребез мәүлид бәйрәменең тарихын, ни өчен бәйрәм көн дип аталуын, мәүлид сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткерми, ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. Бу көнне олуг пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килеп кенә калмады, Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә. Дөрес, әүвәл Пәйгамбәребезнең туган көнен аерым билгеләп бәйрәм итү хакында ачык дәлилләр күренми. VI гасырда бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар Әбү-Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәкин дигән кеше зур аш мәҗлесе хәзерләп күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Шул мәҗлесләрдә Расүлүллаһны гаять хөрмәт илә искә төшереп «Мәүлид Шәриф» укып, салаватлар әйткәннәр, укучыларга Ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы, галимнәргә яхшы гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк ителгән. Бу күркәм гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Мәүлид ае дәвамында мәчетләрдә Пәйгамбәрнең дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Расүленең тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләшүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.
Соңгы берничә елда Олы Мәңгәр авылы мәчете мөттәвәллияте тарафыннан да бу бәйрәмне үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Мәчеткә йөрүче бер төркем өлкәннәр быел да әлеге изге чарадан читтә калмадылар. Үзләренең тырышлыгы белән биредә зурлап табын әзерләп, мәүлид ашы үткәрелде. Авылның дин ияләреннән тыш, авыл җирлегенә кергән Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылларының да мәчет әһелләре биредә иде. Авыл имамы Илдар хәзрәт бу изге ай турында вәгазь укып, мондый чараларда башлап йөрүче Мәсхүт хаҗи әлеге айның әһәмияте турында сөйләп киткәннән соң, Корьәннән сүрәләр укыды. Сәкинә абыстай белән Надия Равзетдинова бу айга багышлап мөнәҗәтләр укып үттеләр. Соңыннан табындагы ризыклардан авыз иттеләр.
Шунысы да игътибарга лаек, Олы Мәңгәр мәчетенә карата соңгы вакытларда игътибар бермә-бер артты. Узган гасыр ахырында аякка баскан мәчет бинасына күптән ремонт кирәк иде. Соңгы ике елда әлеге эш тормышка да ашырылды. Мәчет тышланды, тәрәзәләре алышынды. Шунда ук җылы идән белән ризык әзерләү һәм тәһарәтнамә бүлмәләре булдырылды. Тәрәзә пәрдәләре алышынды. Хатын-кызлардан бер төркем аның стеналарын юып, җыештыруда ярдәм итте. Бу эшләр "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының матди ярдәме белән башкарылды. Элеккеге рәисебез Наил Сабиров һәм аның уллары да мондый эшләрдә һәрчак булышырга әзер. Изге йортның яхшы якка үзгәрүендә авылның бүтән объектларында кебек үк бу гаиләнең өлеше дә зур. Наил Закир улы һәм аның тормыш иптәше Ләлә апа үзләре мәүлид ашының олы кунаклары иделәр. Оештыручылар шулай ук авылның ятим өлкәннәре турында да онытмадылар, табыннан аларга да күчтәнәчләр өләшенде. Мондый изге эшнең киләчәктә дә дәвамлы булуын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев