Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сездән башка булмый...

Газетабызга 2018 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә. Язасы мәкаләмнең темасын язып куйдым да уйга калдым. Әйтер фикеремне башлап җибәрә алмый тилмерәм. Һәркайсыгызның күз алдында, соңгы елларда рес­публикада гына түгел, Россиядә дә басма матбугатның тиражы кими бара (әлеге кимү җиле безнең газетаны да читләп үтмәде). Бу аңлашыла да, интернет челтәрендә­ге...

Газетабызга 2018 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә.

Язасы мәкаләмнең темасын язып куйдым да уйга калдым. Әйтер фикеремне башлап җибәрә алмый тилмерәм. Һәркайсыгызның күз алдында, соңгы елларда рес­публикада гына түгел, Россиядә дә басма матбугатның тиражы кими бара (әлеге кимү җиле безнең газетаны да читләп үтмәде). Бу аңлашыла да, интернет челтәрендә­ге электрон газеталар, социаль челтәрләр тормышыбызга зур агым ке­бек үтеп керде. Дөньякүләм яңалыкларның күп­леге дә шуны таләп итә. Үзебезнең "Әтнә таңы" газетасының да электрон версиясе барлыкка килде. Тик шулай да әлеге агымга ярак­лашырга, бү­генге көндә газетабызны саклап калу өчен төрле ысуллар кулланырга туры килә. Интернет, компью­тер, планшет дип сөйләнсәк тә, өлкән һәм урта буын газета-журнал­ларны кулга алып укудан ямь таба.
Инде килеп чыккан кыенлыклар турында уй­лап, газетаның бәясен саклап калу өчен (2018 елның I яртыеллыгына газета-журналларга бәя­ләр артты, безнеке шул килеш калды) әллә ничә тапкыр бизмәнгә салып үлчәгәннән соң, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәм­гыятенең тәкъдиме бе­лән киләсе елдан газета­быз атнага бер тапкыр - җомга көнне генә чыгачак. Газетаның бит саны, ягъни күләме үзгәрмәячәк. Чәршәмбе көндәге 4 бит, җомга са­нына өстәлеп, атна ва­кыйгалары белән бергә калын - 20 бит булып чыгачак. Бу очракта газетабызда аналитик язмаларга күбрәк урын биреләчәк.
Әлеге адымга барырга соңгы вакытта авылларда почтальоннарыбызның булмавы да этәргеч булды. Кайбер авылларда газета укучыларыбыз чәршәмбе көн газетасын да җомга көнне генә алыр­га мәҗбүр булдылар. Бүгенге көндә почтальон­нар булмаган авылларда бу мәсьәлә уңай хәл ителсә дә, алар атнага өч кенә көн эшлиләр. Шуңа да атнага бер тапкыр кулайрак булыр дигән фикергә килдек.
Хөрмәтле газета уку­чыларыбыз! Авырлык­лар­ны бергә күтәреп, ал­га таба да безнең белән бу­лырсыз дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев