Авылым чишмәләре
"Чишмә" Һәм "авыл" төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз. Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый. Кеше чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек "Изгеләр чишмәсе" булган, алар турында риваятьләр йөргән. Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын...
"Чишмә" Һәм "авыл" төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз.
Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый. Кеше чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек "Изгеләр чишмәсе" булган, алар турында риваятьләр йөргән. Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын тәртиптә тоткан. Аларның исемнәре дә чишмә исеме булып тарихка кереп калган; "Фазыл чишмәсе", "Җәләй чишмәсе", "Илһам чишмәсе".
Авыллар акрынлап бетә бара, аларның яшәеше, кешеләре, кыяфәте үзгәрә. Өйләргә трубалар буенча су килсә дә, кайбер кешеләр зур акчалар тотып коелар казытса да, күпчелек авыл халкы чишмәләрдән файдалана әле. Чәй кайнату, аш-су әзерләү өчен чишмә суыннан да яхшырак нәрсә бар?! Шәһәрдән кайтучылар да пластик шешәләр белән машиналарын тутырып чишмә суын алып китәләр.
Спонсорлар, авыл җирлекләре чишмәләрне карап торалар, чишмә өсләренә замана материалларыннан матур корылмалар, ял итү урыннары эшләп куялар. Шуңа карамастан чишмәләр табигый матурлыкларын югалта баралар шикелле. Чишмә юлларында чиләк-көянтә белән хатын-кызларны, яшь киленнәрне очратып булмый диярлек. Элек чишмәләр кызларның үзара серләшү урыны да, егетләрнең кызлар белән очрашу урыны да булган. Авылга төшкән яшь киленнәргә чишмә юлын күрсәтү йоласы яшәгән. Яшь киленнең сулы чиләк-көянтә белән яшь, сыгылмалы гәүдәсен, артык кыланмыйча гына, уйнатып, зәвыкъ белән атлап баруын бөтен авыл сиздермичә күзәткән.
Чишмәләр турында халкыбыз җырлар чыгарган, әдипләребез, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат иткән, челтерәп аккан чишмәләр илһам чыганагы булып торган. Моңлы җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиева башкаруында "Җидегән чишмә" җырын тыңлаганда минем күзләрем яшьләнә, тамагыма төер утыра.
Авылның бер бизәге, гозурлыгы булган күренеш - хатын-кызларның чиләк-көянтәләр белән чишмәгә йөрүе, кызганычка каршы, кимеп бара. Гүзәл затларны ирләр алмаштыра. Машина белән, сулы пластик шешәләрне иң өстенә салып, эт җитәкләгән шикелле аларны бау белән өстерәп, арба-чанага салып су ташучы ир-затларын чишмә юлларында еш очратырга була.
Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, чишмә буенда хатын-кызлар бодай юа, аны киптерә, ирләр бодайны ерак Тазлар яки Илләт тегермәненә алып барып, зур чиратларда куна калып булса да, тарттырып кайталар иде. Хәзер ак он кибетләрдә тулып ята. Камыр ризыклары белән кибет киштәләре сыгылып торганлыктан, хатын-кызлар камыр ризыкларын пешерүдән дә бизеп баралар.
Чишмәдә кер чайкаучы хатын-кызларны да очратып булмый хәзер.Керне "килендәш" кушаматы алган кер юу машиналары юа, чайкый, сыга.Чишмәдән су китермәгән, анда бодай юмаган, кер чайкамаган, мич ризыклары пешермәгән хәзерге гүзәл затларны мин бераз кызганып та куям.
Шулай итеп акрынлап бетә баручы авыл үзенең яшәү рәвеше, эчке халәте белән дә үзгәрә бара. Сагындыра кичке тальян гармунлы, "бичер" уйнаучы яшьләр белән тулы шау-шулы, җырлы авыл урамнары, чишмә буендагы яшьләрнең очрашулары, серләшүләре... Боларны инде авыл өлкәннәре генә хәтерли. Болай булса, бизәкле көянтә-чиләкләр авыл музейларында, җырларда гына калмагайлары:
Сания апа, суга бара,
Бигрәк матур чиләге.
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.
И, замана!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев