17 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яңа ел табынына салат рецепты
Кирәк булачак: 250 грамм тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 уртача кишер, 2 тозлы кыяр, 150 грамм маринадланган гөмбә, 200 грамм сыр, майонез. Әзерләү тәртибе: Тавык итен, йомырка, яшелчәләрне пешереп алабыз. Салатны катламлап ясыйбыз. 1 кат - эрерәк угычтан чыгарылган бәрәңге. 2 кат - вак итеп туралган тавык ите....
-
Рия кылудан, бидгать гамәлләрдән сакланыйк
Соңгы елларда вафат булган туганнарыбызны ахирәт сәфәренә озату, моңа Коръән уку мәҗлесләре үткәрү өчен зур чыгымнар кирәк. "Дин кардәшебезне ахирәт сәфәренә озатуда катнашкан өчен, әлбәттә, савап бар, ләкин мал алмыйча, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә катнашырга кирәк. Мәетне юган, кәфенләгән, җеназа укыган, мәетне күтәреп барган һәм күмгән өчен мал алынса,...
-
Авылым чишмәләре
"Чишмә" Һәм "авыл" төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз. Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый. Кеше чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек "Изгеләр чишмәсе" булган, алар турында риваятьләр йөргән. Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын...
-
Югары Көек авылында Дендрарий
Тау астында чишмә бар. Исән вакытта чишмәне әти карап торды. Шушы чишмә янына, чишмәгә төшә торган сукмак буена, инешнең ике як ярына, янәшәдәге ерымга әйләнә тирәгә ямь биреп торсын өчен агачлар утырта башладым. Тал, тополь ботаклары утыртып, әйләнәсен такталар белән каплап куйдым. Соңрак чишмә тирәсендә безнең якларда үсүче барлык төр...
-
Алыштыргысызлар юк, кабатланмаслар бар
Розалия Галимҗанова - табиб, республика тире-венерология диспансерлык клиникасының микология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы. Заманында Комыргуҗа мәктәбен тәмамлап, 15 яшендә Казанга чыгып киткән якташыбыз бүгенге көндә зур уңышка ирешкән табибларның берсе. Моны аның тормыш девизын күзаллап та чамаларга була: "Алыштыргысызлар юк, әмма кабатланмаслар бар", ди ул. Казанның медицина училищесына...
-
Комплекста куанып эшлиләр
"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының сыер саву комплексы инде 2 ел ярым эшләсә дә, яңа салынган кебек - тыштан да, эчтән дә "ялт" итеп тора. Иң мөһиме - биредә куанып эшлиләр: эш шартлары да уңайлы, хезмәт хакы да яхшы, һәм әлбәттә күрсәткечләр дә сокланырлык. - Көн саен әлеге комплекстан гына дәүләткә 8...
-
Баскетбол ярышы җиңүчеләре
«Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында спорт мәктәбе тарафыннан спартакиада кысаларында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Унбер еллык мәктәпләр арасында беренче урында - Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, икенче урында - Күңгәр, өченче урында - Олы Әтнә, дүртенче урында - Күәм мәктәбе. Тугызъеллык мәктәпләр арасында беренче урында - Түбән Көек, икенче урында...
-
Әтнәдә чыршыны барлыйлар
Районда Яңа елны каршылау эшләре башланып китте. Кызганычка карщы, һава торышы гына гел аяк чала. Бүгенге көндә үзәк чыршыны да алып кайту өчен яшел гүзәлкәйне барлау эшләре бара. "Элегрәк Теләчедән алып кайта идек. Мәшәкате дә күп, аннары юлда кайтканда чыршы ямьсезләнеп тә бетә иде. Икенче атналарга алып кайтырбыз дип торабыз",...
-
Инженерларны укыталар
"Язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан техниканың көзге-кышкы чор ремонты" исеме астында инженер-механикларны укыту дәвам итә. Соңгысы 13 декабрь көнне Балтач районы хуҗалыгында узды. Биредә 10 төньяк районның инженер-механиклары белемен күтәрделәр. Пленар гына түгел, практик өлеш тә каралган иде.
-
Кичен йөрмә... тоталар, тикшерәләр
Районның махсус комиссиясе кич белән авылларга рейдларга йөрүен дәвам итә. Балигъ булмаганнар комиссиясе сәркатибе Наилә Баһавиева сүзләренә караганда, узган атнада кичке 10нан соң урамда йөргән яшүсмерләр тоткарланган, нәтиҗәдә әти-әниләренә административ протокол төзелгән, әлеге гамәл комиссиядә каралган. Шул ук вакытта исерек хәлдә җәмәгать урынында тоткарланган студентлар эше дә тикшерелгән.
-
Әтнәм минем – гүзәл җирем
Олы Әтнә - Әтнә районының үзәге, ул Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Әтнә атамасы тарихи, тирихи-географик, тарихи-статистик хезмәтләрдә телгә алына. Олы Әтнә авылы 1648 елның май ае белән теркәлгән. Авыл атамасы Әтнә - Атна "җомга" исемле елгага нисбәттән барлыкка килгән. Авыл янындагы борынгы зиратта кабер ташы язмалары табылган. Авылда ике...
-
Чыршы, чыршы, без сине...
Бездә Яңа елга өйне чыршы белән бизәү гадәте бар. Әллә шул гадәт харап иткәнме, хәзер урман гүзәлкәен якын-тирәдән генә табып булмый. Дөрес, Урман хуҗалыгына караган куаклыкларда, урманлыкларда бар алар... Бу хакта ГКУ "Ары урманчылыгы" коллективы җитәкчесе Мурат Мөнир улы Ибраһимовтан сөйләштек. Ә ул серле елмаеп: - Әлбәттә, өеңдә яңа ел...