Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алыштыргысызлар юк, кабатланмаслар бар

Розалия Галимҗанова - табиб, республика тире-венерология диспансерлык клиникасының микология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы. Заманында Комыргуҗа мәктәбен тәмамлап, 15 яшендә Казанга чыгып киткән якташыбыз бүгенге көндә зур уңышка ирешкән табиб­ларның берсе. Моны аның тормыш девизын күзаллап та чамаларга була: "Алыштыргысызлар юк, әмма кабатланмаслар бар", ди ул. Казанның медицина училищесына...

Розалия Галимҗанова - табиб, республика тире-венерология диспансерлык клиникасының микология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы.

Заманында Комыргуҗа мәктәбен тәмамлап, 15 яшендә Казанга чыгып киткән якташыбыз бүгенге көндә зур уңышка ирешкән табиб­ларның берсе. Моны аның тормыш девизын күзаллап та чамаларга була: "Алыштыргысызлар юк, әмма кабатланмаслар бар", ди ул.
Казанның медицина училищесына укыр­га керә; кечкенәдән мөстәкыйльлеккә - үз-­үзен тәэмин итәргә өйрәнгән кыз бала шәһәрнең 5нче больницасына санитарка булып эшкә дә урнаша. Медицина училищесын тәмамлагач, 15нче больницаның нейрохирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый.
- Үзем эшлим, үзем, күбрәк тә булдыра алыр идем, дип уйлыйм, - дип көлә.
Шулай итеп улы беренче сыйныфта укырга -мәктәпкә, ә үзе медицина институтына укырга керәләр. Шушы ук чорда 7нче больницага күчә, анда реанимациядә эшли.
Ә инде институтта укуын тәмамлагач, аны тире-венерология больницасына күчерәләр. Комыргуҗа кызы бик яхшы эшли; җаваплы караш, тырышлык, хезмәттәге үҗәтлек үзенекен итә - тагын 6 айдан бүлек мөдире итеп билгелиләр.
- Мондый балалар бүлеге Татарстанда берәү генә, - ди.
22 ел дәвамында ассоциаль, авыр хәлле гаиләдә үскән балалар белән эшли. Шунда игътибар итә: соңгы елларда гөмбәчек белән бәйле авыртулар күбәя. Шул сәбәпле, баш табиб белән киңәшеп, микологик үзәк ачалар - аны хәзер якташыбыз Розалия Галимҗанова җитәкли.
- Биредә Татарстан районнарыннан, хәтта күр­ше төбәкләрдән килеп дәваланалар, - ди инде 16 ел дәвамында шушы хезмәтне башкаручы якташыбыз.
Тормыш хәле дә шөкерана кылырлык. Җәмәгате - авылдашы, улы, кызы бар, ике оныгы үсеп килә. Табиблык канына сеңгән, күрәсең:
- Инде бер оныгымны да табиб итеп күрәсем килә, - ди.
Кыскасы, мондый якташыбыз булу - безнең өчен зур горурлык! Татарстан Рес­публикасы һәм Россия Федерациясе сәламәтлек министрлык­ларының грамоталарына ия ул югары категорияле табиб-якташыбыз.

Фото шәхси архивтан алын­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев