Рейд вакытында тагын ике машина йөртүчене тотканнар, әмма алар бурычларын урында ук түләгән.
410 мең сум бурычын түләмәгән өчен, Казанда яшәүче ир-атның машинасын штрафстоянкага озатканнар.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, закон бозучыны суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында тотканнар. Дистәләгән автомобильне тикшергәннәр. Kia автомобиленең йөртүчесе инспекторларның игътибарын җәлеп иткән - аның 410 мең сум бурычы булган. Ир-ат әҗәтен урында түли алмаган һәм машинасын штрафстоянкага озатканнар.
Рейд вакытында тагын ике машина йөртүчене тотканнар, әмма алар бурычларын урында ук түләгән. Аларның гомуми бурычы 497,5 мең сум тәшкил иткән, шуның 130 меңе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар
Нет комментариев