Югары Көек авылында юл һәлакәте теркәлте
Юл иминлеге

Югары Көек авылында юл һәлакәте теркәлте

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Юл һәлакәте Югары Көек авылында көндезге вакытта була. Сәнәкле трактор, төп урамга чыкканда  күреп бетермичә “Нива” автомобиленә килеп кергән. 

Тикшерүчеләрнең алдагы фаразлары буенча, трактор куркынычсыз араны сакламаган. Тракторның сәнәге автомобильнең сул ягын тишеп, шактый гына зыян салган. 

Юл иминлеге хезмәткәрләре килеп, һәлакәтнең рәсми рәвештә теркәделәр.  Бәхеткә, бу юлы зыян күрүчеләр юк, әмма мондый очраклар кабатланмасын өчен, һәркемгә сак булырга кирәк.


Нет комментариев