Әтнәдә “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителде
Юл иминлеге

Әтнәдә “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителде

Әлеге чара 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар" дип исемләнгән мөһим профилактик чара башланып китте.

Бу ике атналык акциянең төп максаты – яшүсмерләр һәм балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ирешү.

Һәрбер баланың исәнлеге һәм иминлеге – безнең уртак бурычыбыз. Бу акциядә катнашучы барлык кешеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән алып, әти-әниләргә кадәр, балаларның юлларда куркынычсыз йөрүләрен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертәчәк.

"Игътибар, балалар" – бу гади чара гына түгел, ә һәрберебезнең җаваплылыгын искәртүче мөһим сигнал.


Нет комментариев