Казанда 17 районны һәм Татарстанның 51 авылын берләштергән зур проектка йомгак ясалды.
3000 дән артык катнашучы — балалар, яшьләр һәм өлкәннәр — бу зур эшнең бер өлеше булды.
Йомгаклау очрашуында ТР Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы татар теле һәм республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Айрат Зарипов, шулай ук кунаклар, экспертлар һәм проект кураторлары катнашты. Нәтиҗәләр турында доклад белән «Беренчеләр хәрәкәте»нең Әтнә районындагы җитәкчесе Айсылу Гыйззатова чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, быел «Ура, Авылга!» проекты өч авылда — Түбән Бәрәскә, Күңгәр һәм Олы Мәңгәр авылларында, мәдәният йортлары каршында үз көчебез белән гамәлгә ашырылды.
Иң күңелле мизгел булып 17 районның да вәкилләренә, шул исәптән Әтнә районына да рәхмәт хатлары тапшыру булды! Бу бүләкләр артында — йөзләгән сәгать эш, йөрәк җылысы һәм үз авылыңа мәхәббәт.
Нет комментариев