Хәбәрләр

Тамбов өлкәсендәге Wildberries складында пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң янгын чыккан

Бу хакта төбәк губернаторы Евгений Первышов хәбәр итте.

«Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә Wildberries логистика үзәгендә янгын чыкты. Янгын мәйданы 100 мең квадрат метрдан артып китә», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә бер кешенең баш мие селкенгән. Барлык хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

Узган төндә өлкәдә барлыгы 16 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Моннан тыш, пилотсыз очкыч төшкәннән соң бер бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортта янгын чыккан.

Татар-информ


Нет комментариев