Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәм минем – гүзәл җирем

Олы Әтнә - Әтнә районының үзәге, ул Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Әтнә атамасы тарихи, тирихи-географик, тарихи-статистик хезмәтләрдә телгә алына. Олы Әтнә авылы 1648 елның май ае белән теркәлгән. Авыл атамасы Әтнә - Атна "җомга" исемле елгага нисбәттән барлыкка килгән. Авыл янындагы борынгы зиратта кабер ташы язмалары табылган. Авылда ике...

Олы Әтнә - Әтнә районының үзәге, ул Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Әтнә атамасы тарихи, тирихи-географик, тарихи-статистик хезмәтләрдә телгә алына.
Олы Әтнә авылы 1648 елның май ае белән теркәлгән. Авыл атамасы Әтнә - Атна "җомга" исемле елгага нисбәттән барлыкка килгән. Авыл янындагы борынгы зиратта кабер ташы язмалары табылган. Авылда ике мәчет эшләгән, шимбә көннәрне базар үткәрелгән.
Олы Әтнә авылыннан ерак түгел генә Ашыт һәм Симет елгалары ага. Ашыт янындагы сазлыкны куе камыш уратып алган. Шушындый ук шактый биек тау һәм аның битендә рәт-рәт булып зифа каеннар тезелеп утыра. Авыл уртасында кечкенә генә инеш ага һәм Ашыт елгасына килеп кушыла. Инешнең тирә-юне тал агачлары белән капланган. Шул таллар янында печәнлек җирләр дә бар. Ул җирләрне халык «Кара чыршы» дип йөртә. Олы Әтнә белән Мәңгәр авылы арасында зур булмаган Каенсар урманы бар. Анда имән, каен, чыршы һәм башка агачлар үсә. Каенсарда авылның милли бәйрәме - Сабан туе гөрләп уза.
Әтнәдә ике чишмә ага. Аның берсе - «Акый» чишмәсе, икенчесе - «Гөлем» чишмәсе. Бу ике чишмәнең дә тирә-юне бик ямьле. Алар ел саен төзекләндерелеп, чис­тар­тылып тора. Җәен- кышын, көзен-язын хатын-кызлар бу чишмә- киз­ләүләрдә кер чайкыйлар. Сулары тәмле булганга, халык чәй эчәргә суны шулардан ала. Чит авыллардан кунакка ки­лүчеләр Олы Әтнәнең чәй суы бик тәмле булуын хәзер чамалап алалар.
Олы Әтнә районындагы авыллар арасындагы юлларга асфальт түшәлә. Шушы кыска гына вакыт эчендә Олы Әтнә авылы күзгә күренеп матурлана һәм үсә. Анда хәзер урта мәктәп, китапханә, техникум, яңа хастаханә, балалар бакчасы, мәчет һәм күпсанлы зур кибетләр бар. Авылда борынгы кибет тә бар. Аны Фатыйма кибете яисә Усак кибете дип йөртәләр. Тик ул инде эшләми. Районда яңа төзелешләр киң колач белән алып барыла. Заманча төзелгән матур йортлар, җәмәгать биналары күңелләрне куандырып калкып чыгалар.
Олы Әтнәдә «Туган якны өйрәнү музее» да бар. Анда элекке һәм хәзерге тормышны чагылдырган материаллар тупланган. Ул Гатаулла бай йортында урнашкан. Музейга материаллар, тарихи экспонатлар туплау дәвам итә.
Олы Әтнәнең ике ягында зур гына зиратлар урнашкан. Ике зират булуның үзенә күрә сәбәбе дә бардыр?! Зиратларның икесе дә ныклы койма белән әйләндереп алынган. Алар әледән-әле чүп-чарлардан һәм корыган ботаклардан чис­тартылып торалар.
Әтнә авылына багыш­лап күп кенә җырлар да язылган. "Яңа Әтнә", "Әтнә", "Әтнәм - туган яккаем", Әтнә гүзәлләре" - шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев