Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комплекста куанып эшлиләр

"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының сыер саву комплексы инде 2 ел ярым эшләсә дә, яңа салынган кебек - тыштан да, эчтән дә "ялт" итеп тора. Иң мөһиме - биредә куанып эшлиләр: эш шартлары да уңайлы, хез­мәт хакы да яхшы, һәм әлбәттә күрсәткеч­ләр дә сокланырлык. - Көн саен әлеге комплекстан гына дәүләткә 8...

"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының сыер саву комплексы инде 2 ел ярым эшләсә дә, яңа салынган кебек - тыштан да, эчтән дә "ялт" итеп тора.

Иң мөһиме - биредә куанып эшлиләр: эш шартлары да уңайлы, хез­мәт хакы да яхшы, һәм әлбәттә күрсәткеч­ләр дә сокланырлык.
- Көн саен әлеге комплекстан гына дәүләткә 8 тонна 300 килограмм чамасы сөт озатабыз, - дип горурлана савым операторы Илнар Мусин.
Әйтүенчә, комплекстагы ике торакта 415 сыер тәрбияләнә. Әйтергә кирәк, тәрбия шартлары заман технологияләренә нигезләнгән. Сыерлар калын салам аслыкта яталар, һәр җирдәгечә бәйсез тәрбияләнәләр. Алар­ны халәтләренә бәйле рәвештә өч төркемгә бүлгәннәр. Бер төркемдә - "раздой", икенчесендә - "спад", ягъни, сөтне ташлата торган сыерлар, өченче төркемгә уртачаларын туплаганнар. Иң куанычлысы - бүгенге көндә монда бер сыердан тәүлек саен уртача 20 килограмм тирәсе сөт савалар.
Аларны тәрбияләү - саву эшенә нибары 6 савымчы җәлеп ителгән. Биредә күптән түгел савымчыларның респуб­лика семинар-бәйгесендә катнашып, үз төркемендә җиңү яулаган Сәрия Сабирова, Сания Хәбибуллина, Әлфия Гарипова, Гөлфинә Хәбибуллина, Рәшидә Галиева һәм Алсу Спиридонова эшли.
"Мәңгәр"дә сөт узган елгыдан уртача 2500 килограммга артык. Былтыргы белән чагыштырсак, һәр сыердан тәүлек саен уртача 2,70 килограммга күбрәк сөт савалар. Бәхәссез, районда тоткан урыннары тотрык­лы.
Сөт җитештерү буенча Әтнә районы Татарстанда алдынгы урыннарда бара. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 14 декабрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, бездә бер сыердан тәүлеклек 24,9 килограмм сөт савыла. Бездән соң урнашкан икенче-өченче урыннарда баручы районнарда 20,8-20,3 килограмм тирәсе генә. Республика буенча бу сан 13,5 килограмм тәшкил итә. Шунысы да бар, район күмәк хуҗалыклары ай башына карата - 9 тоннага, алдагы көннән 1 тоннага артык сөт сава. Бу көнне сауган тулай савым 177 тонна һәм бу былтыргадан 23 тоннага артык. Артыклык - 115 процент. Элеккечә үк 1 районда тәүлек саен 200 тоннадан артык сөт савып алалар, тагын 9 районда ул 100 тоннадан артык. Бу алдынгылар исемлегендә безнең Әтнә әлегә өченче урында. Сөтнең югарыда телгә алган "Мәңгәр"дә генә түгел, барлык күмәк хуҗалыкларда да артуын искә алган хәлдә, тиздән югарырак күтәрелербез дигән өмет бар.

Автор фотосында (сулдан уңга) Зилә Ярославцева, Рәшидә Галиева, Алсу Спи­ридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев