Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Көек авылында Дендрарий

Тау астында чишмә бар. Исән вакытта чишмәне әти карап торды. Шушы чишмә янына, чишмәгә төшә торган сукмак буена, инешнең ике як ярына, янәшәдәге ерымга әйләнә тирәгә ямь биреп торсын өчен агачлар утырта башладым. Тал, тополь ботаклары утыртып, әйләнәсен такталар белән каплап куйдым. Соңрак чишмә тирәсендә безнең якларда үсүче барлык төр...

Тау астында чишмә бар. Исән вакытта чишмәне әти карап торды.
Шушы чишмә янына, чишмәгә төшә торган сукмак буена, инешнең ике як ярына, янәшәдәге ерымга әйләнә тирәгә ямь биреп торсын өчен агачлар утырта башладым. Тал, тополь ботаклары утыртып, әйләнәсен такталар белән каплап куйдым. Соңрак чишмә тирәсендә безнең якларда үсүче барлык төр агач һәм куакларны булдырдым. Лаеклы ялга чыккач агачларны инеш ярының басу кырыенда калган буш урыннарга да утырта башладым. Хәзер монда 60 артык төрдәге агач үсә. Төрле төрдәге агачларның бер урында тупланып үскән урынны дендрарий диләр. Дендрарийда ылыслы агачлар (артыш, карагай һ.б.) яфраклы агачлар (элмә, зирек һ.б.), безнең якта очрамаучы агачлар (кедр, тиле нарат, тау нараты, каштан һ.б.) үсә. Имәнне, каштанны чикләвектән чәчеп үстерәм. Нарат элпәсен яз җир өстенә чәчәм, бер өлеше тишелеп чыга. Хәзер миңа агач утыртырга кошлар (миләш, шомырт, балан) һәм җил дә (клен, каен) булыша.
Дендрарийда 1974 елдан башлап утыртылган 6000 артык агач үсә. Быел көз шуларга 220 нарат, 130 чыр­шы, 213 каен, 60 өрәңге, 87 каштан, 17 тополь, 6 карагай өстәлде. Посадка кырыйларына чыгып үскән үсентеләрне кәс белән бергә алып кайтам. Дендрарийга урман үсемлекләре күчереп утырттым. Дистәдән артык кырмыска оясы бар. Агачларга эленгән 80 сыерчык оясынын һәрберсендә сыерчыклар бала чыгара. Дендрарийда дистәләгән төрдәге кош оялый. Урман-паркта авыл кешеләре ял итә, чишмәгә суга килә. Узган ел авыл мәчете ярдәме белән чишмәне яңартып эшләдек.
Кукмара районында Вахитов исемендәге бик бай хуҗалык бар. Шуның җитәкчесе Президенттан авылда парк төзү өчен акча сораган. 10 миллион сум акча бирелгән. Шул акчага быел паркның нигезен салып куйганнар. Ә монда Югары Көек авылында әзер урман, парк-дендрарий. Кил дә ял ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев