Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыршы, чыршы, без сине...

Бездә Яңа елга өйне чыршы белән бизәү гадәте бар. Әллә шул гадәт харап иткәнме, хәзер урман гүзәлкәен якын-тирәдән генә табып булмый. Дөрес, Урман хуҗалыгына караган куаклыкларда, урманлыкларда бар алар... Бу хакта ГКУ "Ары урманчылыгы" коллективы җитәкчесе Мурат Мөнир улы Ибраһимовтан сөйләштек. Ә ул серле елмаеп: - Әлбәттә, өеңдә яңа ел...

Бездә Яңа елга өйне чыршы белән бизәү гадәте бар.

Әллә шул гадәт харап иткәнме, хәзер урман гүзәлкәен якын-тирәдән генә табып булмый. Дөрес, Урман хуҗалыгына караган куаклыкларда, урманлыкларда бар алар... Бу хакта ГКУ "Ары урманчылыгы" коллективы җитәкчесе Мурат Мөнир улы Ибраһимовтан сөйләштек. Ә ул серле елмаеп:

- Әлбәттә, өеңдә яңа ел уенчыклары белән бизәлгән урман гүзәлең булса, бик күңелле. Шундый күңелле вакытта ул чыршының каян алынуын уйлаучылар бик аздыр, - дип куйды. Шунда ук:

- Биектау районында яңа ел чыршылары әзерләү ГБУ "Ары урман хуҗалыгы" тарафыннан башкарыла. Яңа ел чыршылары сатып алуга бәйле барлык сораулар буенча: ТР, Биектау районы, Наратлык авылы, Үзәк урам, 25нче йорт адресы яки 8(84365)63500; 63480 телефоннары аша шалтырата аласыз, - дип өстәде.

- Чыршыны үзең чабып алып кайтырга ярамавын бар да белә, тик андыйлар барыбер табыла. Урман гүзәлен "балталы явыз"лардан саклау ны ничек алып барырга уйлыйсыз?

- Ылыслы яшь агачларны законсыз чабуны булдырмау максатыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ГКУ "Ары урманчылыгы" тарафыннан №35-осн "2017-2018 елларның яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү турында"гы боерыгы дөнья күрде. Әлеге боерык нигезендә түбәндәге чаралар уздырыла: беренчедән, массакүләм мәгълүмат чыганаклары аша халыкка аңлату эшләре алып барачакбыз; икенчедән, урман хуҗалыгы һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең уртак патруль хезмәтен булдырыла; өченчедән, үзәк юлларда стационар постлар куела.

- Ә инде чыршыны чапкан өчен нинди санкцияләр каралган?

- РФ законнары буенча яшь ылыслы агачларны законсыз чапкан өчен түбәндәге күләмнәрдә административ штрафлар салына: гражданнарга - 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Шул ук гамәлләр төрле механизм һәм автомототранспорт чаралары кулланып башкарылса, административ штраф салу күләме түбәндәгечә була: гражданнарга - 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 40 мең сумнан 50 мең сумгача; юридик затларга - 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. Шуңа күрә урман гүзәленә балта белән сугар алдыннан, урман хуҗалыгына китергән зыян өчен булачак җаваплылык турында уйлагыз. Бәйрәмегезне күңелсез итмәгез!

Бер уңайдан ГКУ "Ары урманчылыгы" һәм ГБУ "Ары урман хуҗалыгы" районның барлык халкын якынлашучы 2018нче Яңа ел белән котлый! Барыгызга да бәхет, саулык-сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев