Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рия кылудан, бидгать гамәлләрдән сакланыйк

Соңгы елларда вафат булган туганнарыбызны ахирәт сәфәренә озату, моңа Коръән уку мәҗлесләре үткәрү өчен зур чыгымнар кирәк. "Дин кардәшебезне ахирәт сәфәренә озатуда катнашкан өчен, әлбәттә, савап бар, ләкин мал алмыйча, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә катнашырга кирәк. Мәетне юган, кәфенләгән, җеназа укыган, мәетне күтәреп барган һәм күмгән өчен мал алынса,...

Соңгы елларда вафат булган туганнарыбызны ахирәт сәфәренә озату, моңа Коръән уку мәҗлесләре үткәрү өчен зур чыгымнар кирәк.

"Дин кардәшебезне ахирәт сәфәренә озатуда катнашкан өчен, әлбәттә, савап бар, ләкин мал алмыйча, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә катнашырга кирәк. Мәетне юган, кәфенләгән, җеназа укыган, мәетне күтәреп барган һәм күмгән өчен мал алынса, савап булмый, шәригать тәртибен бозган өчен гөнаһ та була. Мәрхүмне озату өчен исән мөселманнарга дүрт төрле эш йөкләтелгән: 1) мәетне юу; 2) кәфенләү; 3) җеназа уку; 4) күмү.
Шуннан калган эшләр һәммәсе шәригатьтән тышкары эшләр һәм бидгатьләрдер", - дип яза күренекле дин галиме Нурулла Мөфлихун Арыслани "Вәгазь-нәсыйхәт китабы"нда. (36 бит. Бидгать - читтән кертелгән гамәл).
Мөселманнар бер-берсенә дога кылырга бурычлылар, бу бурычны Аллаһ Үзе йөкләгән (9 сүрә, 103 аять). Тере мөселманнар исәннәргә Аллаһыдан ярдәм һәм һидәят, вафат булганнарга Аллаһының гафуын, риза булуын һәм җәннәткә кертүен сорарга бурычлылар. Халкыбызда мәрхүмнең кырык көненә кадәр Коръән укып, әҗер-савапларын аның рухына ирештерүне Аллаһыдан сорау, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрүләр фарыз гамәл булып калды, бик зурлап үткәрә башладык. Югыйсә, аларның берсе дә фарыз да, вәҗеп тә, сөннәт тә түгел, ата-бабаларыбыздан калган йола, гореф-гадәт. Күренекле дин әһелләре аларны бидгать гамәл дип белдерәләр.
Мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрүне берәүләр бидгать дип әйткән белән генә моны туктатып булмаячак. Бик кызганыч, соңгы елларда аларны бер-беребездән арттырып үтәргә тырышабыз. Өстәлне буш урыннар калмаслык итеп ризыклар белән тутырабыз, хәтта кайберәүләрдә Коръән куярга да урын булмый. Соңыннан пакетка салып өйләренә алып китсеннәр дип, тәлинкә тутырып пирог, торт, печенье-кәнфит һәм башка тәм-том чыгаралар...
Сәдака өләшү турында да язып үтәсем килә. Коръән-Кәримнең 2нче сүрә, 43нче аятендә, 58нче сүрә, 13нче аятендә, 24нче сүрә, 56нчы аятендә һәм башка сүрәләрдә зәкәт, гошер сәдакаларын бирү турында әйтелә. "Сәдакалар - фәкыйрьләргә, мескеннәргә, зәкәт җыючыларга, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән ярлыларга, Ислам динен куәтләү юлында йөрүчеләргә, юлда маллары бетеп калган мөсафирләргәдер", - диелә 9 сүрәнең 20нче аятендә. Коръән уку ашларында сәдака өләшергә тиешле дигән аять тә, хәдис тә, берәр дин галименең дә әйткәне юк. Шуңа карамастан бер-беребездән арттырыбрак бирергә тырышабыз, янәсе, без башкалардан киммени, кешеләргә яхшы булып күренергә кирәк. Бу рия белән бирелгән була. Рияның мәгънәсе - кешегә күрсәтеп изге гамәл кылу. Күрсеннәр, белсеннәр дип, башкалар каршында изге эш башкару исә зур гөнаһ санала. "Татар дини календаре", 2014 ел, 10 октябрь. Гаиләдән берәү вафат булгач та, кайгылы гаиләнең хәлен уртаклашу урынына, аларның барлы-юклы акчаларын сәдака дип тарату дөрес эшме, шәригать исеме белән талау түгелме? Мәрхүмгә багышлап Коръән уку ашларын үткәрүгә мин каршы түгел. Гади генә итеп өстәл хәзерләп, "сәдака өләшү уены"н туктатсак, Коръән укып әҗер-савапларын мәрхүмнәребезгә ирештерүне Аллаһы Тәгаләдән сорасак, монда бернинди дә бидгать гамәл күрмим. Йортларыбызда Коръән уку күркәм эш. Элекке баш казый Габделхак Саматов: "Коръән укылган йорт Аллаһы Тәгаләгә якты йолдыз булып күренер", - дигән. Ә инде Коръән уку ашларына әйләнеп кайтсак, аны үткәрү, гореф-гадәт буларак, мулла вазифасы түгел. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп Коръән укый белгән кешегә укыта ала. Шул вакытта савабы да булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев