Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Айный башладыкмы әллә?” – дип куана Әтнәнең ЮХИДИ инпекторы

"Шулай булса иде... Әллә, урысча әйтсәк, "затишье перед бурей" гынамы икән бу?" - ди Фәнил Муллагалиев.

Тәртип сагында торучыларның исерек машина йөртүчеләрне очратмавына 1 атнадан артып киткән. Бер яктан куанычлы хәл, икенче яктан - сагайта.

- Исерек йөртүчеләргә каршы профилактик чаралар да, андыйларны ачыклау буенча көрәш ысуллары да кимемәде. Яхшыга өметләник, - ди инспектор.

Соңгы тапкыр исерек йөртүчене 25нче сентябрь көнне тотканнар. Анда да безнеке түгел, Биектау районыннан "заправка"га дип килгәннәр. Иң кызыгы шунда, "Нива" машинасына 3 егет һәм 1 кыз утырганнар һәм барысы да исерек.

Шагыйрь әйтмешли, "Сизде эшне Шүрәле дә" дигәндәй, кире районнарына кайтып котылырга телиләр. Табигый, аларның бу хәрәкәтләре шик уята, "Нива"ны Олы Әтнә - Дөбъяз юлында туктаталар.

Ә хәзерге тынлыкка тәртип сакчылары гына түгел, халык та куана. Чөнки, исерек транспорт йөртүче юлдагы башка транспортны һәм җәяүлеләрне генә түгел, юл билгеләрен дә санламый. Хәер, андыйлар аеклар арасында да күп. Әнә бит узган атнада нәкъ шул сәбәпле 6 транспорт йөртүчегә җавап тотарга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев