2 октябрь 2014 яңалыклары
-
“АвтоБабай”ны бүләкләделәр
"Өлкәннәр көне" уңаеннан Казанда шул исемдәге конкурс үткәрелүе турында язган идек. Анда безнең "АвтоБабай" - тиздән 80 яше тулучы Мәхмүт абый Сабиров катнашты. Призлы урын алучылар арасына узмаса да, начар чыгыш ясамады. 54 еллык машина йөртүче стажына ия булган бабайны иң өлкән катнашучы буларак аерым билгеләделәр. Аны Татарстанның ЮХИДИ Идарәсе...
-
Корбан чалу тәртибе
Чаласы кеше ният кыла, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Аннан соң «Әнгам (Терлек)»сүрәсенең бер өлеше (162-163нче аятьләр) укыла: «Әгузу билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Куль иннә саләәти үә нүсүкии үә мәхьйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил гәәләмиин...» (»Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһыга, яшәвем дә, үлемем дә галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»).Аннары «Бисмилләһи Әллаһү...
-
Корбан Гаете мөбарәк булсын!
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм дин-кардәшләр! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Корбан Гаете - Хаҗ тәмамлануны белдерүче Ислам бәйрәме. Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребез, туганнарыбыз, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен.Бу көнне бәйрәм намазларын укырга, корбан чалырга, бер-беребезгә итагатьле булып, күңелебездәге шатлык-сөенечләрдән тирә-юньдәгеләргә...
-
Әтнә больницасында өлкәннәрнең кадерен беләләр
Әтнә район үзәк больницасында елның-елында үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне зурлау бар. Бу чара тамга өчен генә түгел, ихлас йөрәктән башкарыла. Актлар залында өстәлләр әзерләү, һәр өлкән кешегә пакетлар тутыруга гына әйләнеп калмый ул, баш табиб Азат Харис улы Гарипов Казаннан артистлар чакырта, пенсионерларның һәрберсе белән аралашып, хәлләрен белешә....
-
2 октябрь - көч куллануга каршы билгеләп үтелә торган көн
Берләшкән милләтләр оешмасы тәкъдиме белән 2 октябрь көч куллануга каршы көн буларак 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. 2 октябрь булуы юкка түгел - бу көнне бөек һинд эшлеклесе Мхатма Гандиның туган көне. Мхатма Ганди көч куллануга каршы философик яктан белем генә биреп калмаган, һинд халкының бәйсезлеге өчен көрәштә көч куллануга...
-
“Айный башладыкмы әллә?” – дип куана Әтнәнең ЮХИДИ инпекторы
"Шулай булса иде... Әллә, урысча әйтсәк, "затишье перед бурей" гынамы икән бу?" - ди Фәнил Муллагалиев.