Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә больницасында өлкәннәрнең кадерен беләләр

Әтнә район үзәк больницасында елның-елында үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне зурлау бар. Бу чара тамга өчен генә түгел, ихлас йөрәктән башкарыла. Актлар залында өстәлләр әзерләү, һәр өлкән кешегә пакетлар тутыруга гына әйләнеп калмый ул, баш табиб Азат Харис улы Гарипов Казаннан артистлар чакырта, пенсионерларның һәрберсе белән аралашып, хәлләрен белешә....

Әтнә район үзәк больницасында елның-елында үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне зурлау бар.

Бу чара тамга өчен генә түгел, ихлас йөрәктән башкарыла. Актлар залында өстәлләр әзерләү, һәр өлкән кешегә пакетлар тутыруга гына әйләнеп калмый ул, баш табиб Азат Харис улы Гарипов Казаннан артистлар чакырта, пенсионерларның һәрберсе белән аралашып, хәлләрен белешә. Ә быел биредә хезмәт куйган 68 өлкән сәламәтлек саклаучылар каршында Әтнә дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясадылар. Шәфкать туташлары үзләре өлкән остазларын сыйладылар, коры тәм-томнар гына да түгел иде табында, кайнар коймак, кайнар аш та чыгардылар. Ә чәйне тәмләп эчте сәламәтлек саклаучылар. Озаклап, хәл-әхвәл белешеп, шушы кичәне оештыручыларга рәхмәт укып, артистларны алкышлап, зурлап...

Чараны биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан Хәлимә апа коръән укып башлап җибәрде, Баш табиб Азат Харис улы, аның урынбасары Дамир Равил улы Закиров, ветераннар советы рәисе Лилия Усман кызы Зарипова өлкәннәрне котлап, аларга үзләренең изге теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Менә шулай бер-берсен зурлап, кирәк чакта бер-берсенә ярдәм кулы сузып, бербөтен булып яшәгән көннәре. Сокланырга да, кеше кадерен белергә дә өйрәнәсе бар алардан.

Рәсемнәрдән дә күренә, һәркайсы шат. "Чакырасыгызны да, әйтәсе сүзләрегезне дә төштә күрдем", -ди Таһирә апа. Вәсилә апа исә барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәт әйткәндә, "Сезгә дә без күргән кадер-хөрмәтне, лаеклы ялны күрергә язсын", -дип теләде. Амиин, шулай булсын. Халыкның сәламәтлек сагында торучылар үзләре дә сәламәт, гомерле булсыннар. Бәйрәмнән мин дә җаным белән ял итеп кайттым. Кеше кадерен белгән җирдә яшәве дә, эшләве дә рәхәт. Шулай яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев