Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аз гына тырышасы калган...

Сукбай хайваннарны тоту эше сүлпән булган районнар билгеле - исемлек Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән. (Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек...

Сукбай хайваннарны тоту эше сүлпән булган районнар билгеле - исемлек

Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында билгеле булды.

«2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына караучысыз калган хайваннарны тоту һәм санын көйләп тору өчен, республиканың Ветеринария идарәсе 24 млн 375 мең 800 сум, шул исәптән Казан шәһәренә 14 млн 460 мең 900 сум акча юллаган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 8,6 процентка кимрәк. 2017 елда республикада тотылган сукбай хайваннар саны 14,8 процентка кимегән. 2017 елда 24 мең 429 баш тотылган, 2016 елда ул 28 мең 670 не тәшкил иткән.

Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, җирле үзидарә органнарына субвенцияләр тулысынча барып ирешкән. Алар 99 процент дәрәҗәдә кулланылган.

Шулай да, утырышта катнашучылар сукбай хайваннарны тоту һәрвакытта да бүлеп бирелгән субвенцияләр суммасына бәйле булмавы турында билгеләп узды. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп узды. Әйтик, Минзәлә, Әгерҗе, Лениногорск районнарында субвенцияләр 2-3 тапкыр артса да, тотылган хайваннар саны артмаган. Ә Түбән Кама районында субвенцияләр 3 мәртәбә артса да, урам хайваннарын тоту 40 процентка кимегән. Кайбер районнарда субвенцияләр беразга гына азрак, ә хайваннарны тоту күпкә ким. Яшел Үзән (39 процентка), Мөслим (65 процентка), Кайбыч (84 процентка), Кукмара (23 процентка), Актаныш (47 процентка), Тукай районнары (41 процентка) шундыйлардан.

Тулаем алганда, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай районнары, Казан шәһәре караучысыз калган хайваннарны тоту буенча эш сүлпән баруы аркасында «кара» исемлектә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157724/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев