Аз укучылы мәктәп
Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дип әйтә иде әбием. Мәктәпкә дә кагыла бу. Чишмәле Сап авылының башлангыч мәктәбендә бүгенге көндә 3 бала - Камилла, Айсинә, Фирдүс белем ала. Икенче сыйныфта - 2 бала, 4 сыйныфта - 1 бала. Ике сыйныф укучыларына укытучылары Сүрия Гыймадиева белем бирә. -...
Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дип әйтә иде әбием. Мәктәпкә дә кагыла бу. Чишмәле Сап авылының башлангыч мәктәбендә бүгенге көндә 3 бала - Камилла, Айсинә, Фирдүс белем ала. Икенче сыйныфта - 2 бала, 4 сыйныфта - 1 бала.
Ике сыйныф укучыларына укытучылары Сүрия Гыймадиева белем бирә.
- Зур мәктәпләрдә нинди чара үтсә, үзебездә дә шуларны үткәрергә тырышабыз. Яңаларын да уйлап табабыз. Түгәрәкләргә бик теләп йөриләр, технология дәресләрен яраталар. Кул эшләрен теләп өйрәнәләр. 4 сыйныф укучысы белән ВПР( всероссийская проверочная работа) - имтиханга әзерләнәбез. Мәктәбебез якты, җылы, чиста. Әти-әниләр белән дә элемтәдә торып эшлибез...- ди укытучы Сүрия Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев