Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабамның тәнендә снаряд кыйпылчыклары кала - «Әтнә таңы»

Яз аенда иң зур бәйрәм булып 9 нчы май - Җиңү бәйрәме билгеләп үтелә. 2015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.

Бүгенге тыныч күңебез, мул тормышыбыз өчен без бабаларыбызгы, әбиләребезгә рәхмәтле. Сугышны үз күзләре белән күргән өлкәннәребез инде санаулы гына калып бара. Шулай да алар күргәннәрен, тынычлык өчен көрәшүнең ничек авыо булганын балаларына һәм оныкларына сөйләп калдырганнар. Мин дә, дәү бабамны үзем күреп белмәсәм дә, аның сөйләгәннәрен әтиемнән ишетеп беләм.

Әтиемнең бабасы Таһау бабай 1913 елда Югары Сәрдә авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә 3 бала булганнар. Бабай бары 4 сыйныфны гына тәмамлый, аннан соң ат җигә, төрле эшләр башкара. Бабам туган авылында төпләнеп кала, күрше авыл кызы Саимә әбием белән тормыш корып җибәрә. Сугыш башлангач, әбиемне һәм ике кечкенә баласын калдырып сугышка китә.

Сугышта бабай пулеметчы була. Сугышның соңгы көннәренә кадәр дошманнарга каршы көрәшә. Бабам сугыштан тән ярасы белән бергә җан ярасы да алып кайта. Каты яраланганнан соң, аның тәнендә снаряд кыйпылчыклары кала. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, фашистларны җиңгәннән соң да Таһау бабай япон сугышына китә. Бары алты айдан соң гына исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.

Бабам белән әбием бик тә тырыш һәм уңган кешеләр булганнар, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә матур яшәгәннәр. Бабам әтиемне дә бик күп эшләргә өйрәткән.

Үзен күреп белмәсәм дә, бүгенге тыныч, матур тормышыбыз өчен мин аңа бик рәхмәтле һәм бабам белән чиксез горурланам. Яңадан да сугышлар булмасын, кешеләр үзләренең якыннарын югалтмасын! Безгә дә, бездән соң килгән буыннарга да бары тик тыныч тормышта гына яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев