3 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә - бер сыердан 19,9 кило!
Әтнә районы терлекчеләре гаҗәпләндерүне дәвам итәләр. Республиканың 3 апрельгә бирелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көнне районыбыз хуҗалыкларында бер баш сыердан уртача 19,9 килограмм сөт савып алынды. Инде тулай савым буенча да республикадагы иң зур күрсәткечкә якынлашабыз. Бу көнне 134,2 тонна сөт савылды. Узган елгы күрсәткечтән 2,1 тоннага артык бу. Ай...
-
Бабамның тәнендә снаряд кыйпылчыклары кала - «Әтнә таңы»
Яз аенда иң зур бәйрәм булып 9 нчы май - Җиңү бәйрәме билгеләп үтелә. 2015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.
-
“Әтнә таңы“- 59 яшьлек хатын веналарын кискән
Чаллы шәһәрендә эштән кайткан кызы үзенең 59 яшьлек әнисен аңсыз хәлдә ванна бүлмәсендә тапкан. Хатын үз-үзенә кул салырга теләп, веналарын кискән булган. Аны бик авыр хәлдә хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар: хатында гемаррагик шок - бик күп кан югалткан.
-
Әтнәнең Мусасы үзе өчен театр ачты
Марат - «Тантана» лауреаты! Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин - "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» театраль премиясе лауреаты булды! Сүрия МИНГАТИНА Шатлыклы хәбәрне ишеткәч шулкадәр рәхәт булып китте, чөнки Марат Мәхмүт улы безнең өчен чит түгел: күз алдыннан йөгереп кенә...
-
Әтнәдә балигъ булмаганнар белән бәйле дүрт материал каралган
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә, кичке сәгать 10нан соң, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда йөрү буенча 4 материал кергән. Әлеге эшләр каралып, аларга кисәтүләр ясалган. «Шулай ук мопед, скуторларда йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен комиссиягә 3 материал керде. Штраф суммалары зур, шуңа күрә дә балалар йөртү таныклыгы булмый торып, скутерларга...
-
Әтнәдә «Парклар маршы-2015»
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры боерыгы нигезендә, агымдагы елның 23 мартыннан 22 маена кадәр «Парклар маршы-2015» узачак. Ул «Туфрак - табигатьнең бәяләп бетергесез мирасы» девизы астында үтә.