Әтнәдә балигъ булмаганнар белән бәйле дүрт материал каралган
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә, кичке сәгать 10нан соң, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда йөрү буенча 4 материал кергән. Әлеге эшләр каралып, аларга кисәтүләр ясалган. «Шулай ук мопед, скуторларда йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен комиссиягә 3 материал керде. Штраф суммалары зур, шуңа күрә дә балалар йөртү таныклыгы булмый торып, скутерларга...
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә, кичке сәгать 10нан соң, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда йөрү буенча 4 материал кергән. Әлеге эшләр каралып, аларга кисәтүләр ясалган. "Шулай ук мопед, скуторларда йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен комиссиягә 3 материал керде. Штраф суммалары зур, шуңа күрә дә балалар йөртү таныклыгы булмый торып, скутерларга утырмасыннар иде", - дип кисәтә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев