Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - бер сыердан 19,9 кило!

Әтнә районы терлекчеләре гаҗәпләндерүне дәвам итәләр. Республиканың 3 апрельгә бирелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көнне районыбыз хуҗалыкларында бер баш сыердан уртача 19,9 килограмм сөт савып алынды. Инде тулай савым буенча да республикадагы иң зур күрсәткечкә якынлашабыз. Бу көнне 134,2 тонна сөт савылды. Узган елгы күрсәткечтән 2,1 тоннага артык бу. Ай...

Әтнә районы терлекчеләре гаҗәпләндерүне дәвам итәләр. Республиканың 3 апрельгә бирелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көнне районыбыз хуҗалыкларында бер баш сыердан уртача 19,9 килограмм сөт савып алынды. Инде тулай савым буенча да республикадагы иң зур күрсәткечкә якынлашабыз. Бу көнне 134,2 тонна сөт савылды. Узган елгы күрсәткечтән 2,1 тоннага артык бу. Ай башына карата да 1200 килограмм сөтне күбрәк савабыз. Алдагы көннән 700 килограммга артык. Тагын бер яхшы күрсәткеч: бездәге авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,50 кило сөт туры килә!

Бу көнне бер баш сыердан Мамадышта - 18,3 килограмм, Кайбычта - 17,9 килограмм, Сабада 17,8 килограмм сөт сауганнар. Татарстанда ул 13,7 килограмм булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев