Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасында карантин бетте

Олы Әтнә балалар бакчасының бер группасы 31 гыйнварга кадәр карантинга ябылганын хәбәр иткән идек. - 31 гыйнвар көнне балалар бакчасындагы группа гадәттәгечә эшли башлады. Район үзәк больницасындагы карантин әле дәвам итә. Мониторинг алып баруны дәвам итәбез, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар алып барыла, һәркайсының сәламәтлеге тикшерелеп кертелә. Суык һава торышы...

Олы Әтнә балалар бакчасының бер группасы 31 гыйнварга кадәр карантинга ябылганын хәбәр иткән идек.

- 31 гыйнвар көнне балалар бакчасындагы группа гадәттәгечә эшли башлады. Район үзәк больницасындагы карантин әле дәвам итә. Мониторинг алып баруны дәвам итәбез, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар алып барыла, һәркайсының сәламәтлеге тикшерелеп кертелә. Суык һава торышы торса да, вируслар әле бик кимеми. Көн саен 50-60 кешенең чирләве мәгълүм. Гыйнвар аенда больницада эшләүче табибларга 53 кеше авыр хәлдә мөрәҗәгать иткән, барысына да ОРВИ диагнозы куелган. 3 кешенең анализы грипп дип җибәрелгән иде, тик ул расланмады. Шушы 53 кешенең 27 се - балалар. 5 авыру пневмония белән больницада дәвалана. Сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз...", - дип кисәтә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев