Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар белән – ахшам намазына

Изге рамазан аеның соңгы көннәре дәвам итә. Һәркем изге гамәлләр кылып калырга ашыга. "Без исә Ары авылы балалары белән мәчеткә ахшам намазына бардык. Тыңладык, карадык, күрдек, өйрәндек. Бала чагымда рамазан аенда истә калган истәлекләремнең берсе: мулла бабай азан әйткәннән соң, без, балаларга, җимеш өләшәләр иде. Безнең балалар да җимештән авыз...

Изге рамазан аеның соңгы көннәре дәвам итә. Һәркем изге гамәлләр кылып калырга ашыга.

"Без исә Ары авылы балалары белән мәчеткә ахшам намазына бардык. Тыңладык, карадык, күрдек, өйрәндек. Бала чагымда рамазан аенда истә калган истәлекләремнең берсе: мулла бабай азан әйткәннән соң, без, балаларга, җимеш өләшәләр иде. Безнең балалар да җимештән авыз иттеләр, үзләре дә адарынып алып килгән сәдакаләрен бирделәр. Соңыннан фотога төштек. Аллага шөкер, мәчетебез дә тирә - юньгә иман нурын сибеп тора, авылдашларыбыз да иманлы, балаларыбыз да бу сәяхәтне истән чыгармас дип уйлыйбыз. Әхлак дәресләре алган балалар мәчетнең изге урын икәнен яхшы беләләр", - дип хәбәр итте хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев