Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш әйләнгәндә нишләргә?

Баш әйләнүнең сәбәбе күп очракта баш миендәге кан тамырлары кысылудан була. Йөргәндә чайкалып китсәгез, тирә-юньдәге әйберләр төсле тоелса, дүләнә (боярышник) чәчәге төнәтеп эчегез һәм баш артыгызга массаж ясагыз. Дәвалану өчен сезгә дүләнә чәчәге, 70 процентлы спирт, караңгы төстәге пыяла шешә кирәк булачак. 4 аш кашыгы кипкән дүләнә чәчәген (ул даруханәләрдә...

Баш әйләнүнең сәбәбе күп очракта баш миендәге кан тамырлары кысылудан була. Йөргәндә чайкалып китсәгез, тирә-юньдәге әйберләр төсле тоелса, дүләнә (боярышник) чәчәге төнәтеп эчегез һәм баш артыгызга массаж ясагыз.

Дәвалану өчен сезгә дүләнә чәчәге, 70 процентлы спирт, караңгы төстәге пыяла шешә кирәк булачак.

4 аш кашыгы кипкән дүләнә чәчәген (ул даруханәләрдә сатыла) ваклап шешәгә салалар, 200 мл 70 процентлы спирт өстиләр. Шешәнең авызын бөкеләп, караңгы урынга куялар. 10 көн төнәтәләр, көнгә бер мәртәбә болгаталар. Шуннан соң төнәтмәне сөзеп, башка шешәгә салалар. Төнәтмәне иртән, көндез, кич ашарга 30 минут кала берәр чәй кашыгы күләмендә өчтән бер стакан суга кушып эчәләр. Баш еш әйләнгәндә, шул рәвешле ике атна дәваланырга кирәк.

Профилактика максатында баш артына массаж ясарга киңәш ителә. Башны алга ияләр, муенны сузалар һәм сәгать теле уңаена муеннан колак артынак кадәр массаж ясыйлар.

Кул белән әстерхан чикләвеге, шар тәгәрәтеп йөрү дә баш әйләнүен бетерә. Күнегүне һәр кул белән 20-25 мәртәбә ясарга кирәк.

"Акчарлак календаре"ннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев