Батырларны искә алып
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын һәм героизмын мәңгеләштерү максатыннан Яшьләр эше һәм спорт бүлеге "Хәтер шәме "акциясе кысаларында махсус чаралар үткәрә. Шушы уңайдан, 21 июнь көнне кичке 21.00дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салып һәм...
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын һәм героизмын мәңгеләштерү максатыннан Яшьләр эше һәм спорт бүлеге "Хәтер шәме "акциясе кысаларында махсус чаралар үткәрә. Шушы уңайдан, 21 июнь көнне кичке 21.00дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салып һәм шәмнәр яндырып сугышта һәлак булганнарны искә алачаклар. Эчке эшләр бүлеге, ветераннар советы һәм иҗтимагый совет әгъзалары да Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Завтра была война" акциясенә кушылып, әлеге чарада катнашырга теләк белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев