Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Белем алу фарыздыр", - ди Әтнә районы имамы

Күәм авылы мәчетендә укытучы Алия Садриева 3-4 сыйныф укучылары белән "Әхлак" дәресе үткәрде.

"Әхлак" дәресен бары дин дәресе буларак кабул итүчеләр күп. Ә бит, беренче чиратта, укучы балага уңай тәрбия, итагатьлек, ихтирам төшенчәләрен сеңдерә ул. Дәрес мисалында күзгә шул да чалынды, укучы баланы игътибарлы булырга, укытучы авызыннан төшкән һәр сүзне "йотып" барырга да өйрәтә икән ул.

Укытучы дәресне "Сабантуй" күренеше нигезендә аңлатты һәм миңа аның сорау-җавап формасында баруы бик ошады. Дәрестә катнашмаган, фикерләмәгән бер укучы да калмады. Монда табигатьне яратырга өндәү дә ярылып ятты. Укучылар чәчәкләр исеме белән бәйле "Моң-зар" конкурсын да теләп катнаштылар. Ул гына түгел, "Әхлак дәресе"ндә уку елы башыннан алып ниләргә өйрәнгәннәр, барысын да искә алдылар. "Татар авыл кызы" һәм "Татар авыл егете" нинди булырга тиеш?" темасына рәсем сайлап, сыйфатлап сөйләп тә күрсәттеләр. Кыскасы, бик күңелле чара булды ул. Күзәтеп утырган авыл имамнары, кунаклар да сокланыштылар. Даими хәбәрчебез һәм Алиянең җәмәгате Равил Садриев санап та чыккан: "27 өлкән һәм 14 бала бар иде биредә", - диде.

Соңыннан Күәм имамы Ленар Ганиев чыгыш ясады. Хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткергәннән соң,гыйлем алуга бәйле хәдисләр белән таныштырып узды. Ә анда, җәмәгать: "Белем алу фарыздыр (тиеш)", дигән юллар да бар. Шөкер, киң күңелле хәзрәт балаларга бүләк тә әзерләгән. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев тә буш кул килмәгән: катнашкан балаларга гына түгел, укытучыларына да дини китаплар бүләк итте. Диннең кешедән аерылгысызлыгын хикмәтле итеп ассызыклады: "Кеше җир өстендә йөрсен өчен ике аяк кирәк. Аларның берсе безнең дөньяви караш булса, икенчесе - дини гыйлемебез", - диде. Мондагы бик күпләрне Коръән укырга өйрәтүче, әйтик, "Әхлак" дәресен алып барган мөгаллимәнең, аның җәмәгатенең, авыл имамының, шул исәптән минем дә остазым булган Рафисә апа вәгазе дә бик үтемле булды.

Өйлә намазыннан соң, барысы бергә мәчеттә әзерләнгән мул табын артында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев