23 март 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ - каһәрле еллар кабатланмасын иде
Дүрт елга якын дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башланганда мин 6,5 яшьлек малай идем. Илебезгә афәт килгән көннән башлап ахырына кадәр барлык хәлләр дә хәтеремдә уелып калганнар. Тиз арада туган авылым Яңа Җөлби мескен ятим балага охшап калды. Һәр көн дистәләгән ир-егетләребезне фронтка озаталар иде. Аларның ата-аналары хәләл җефетләре, балалары,...
-
"Белем алу фарыздыр", - ди Әтнә районы имамы
Күәм авылы мәчетендә укытучы Алия Садриева 3-4 сыйныф укучылары белән "Әхлак" дәресе үткәрде.
-
Әтнә районы кызы Зәринә – беренче!
Яшел Үзән районының Коргуҗа урта мәктәбе базасында узган конкурста Иске Өҗем мәктәбе укучысы уңышлы чыгыш ясады. VI сыйныфта укучы Зәринә Сәфәргалиева V-VIII сыйныф укучыларының "Мин авылны сайлыйм" исемле эзләнү, проект һәм иҗади эшләре V Республика конкурсының "Туган як этнографиясе" номинациясендә I урын яулый. Монда аның фәнни җитәкчеләре Рәшит Шәрифҗанов һәм...
-
“Әтнә таңы“- 23 яшьлек кыз балконнан егылып үлгән
Фаҗига Казан шәһәренең абыйлы- энеле Касыймовлар урамында килеп чыга. 23 яшьлек биредәге йортларның берсенең уртак балконыннан егылып төшә. Нәтиҗәдә баш җәрәхәтләре алып ул урында ук җан бирә. Әлеге кыз республика районнарының берсеннән килгән һәм бу йортта бүлмә алып торган булган. Танышларының сүзләренә караганда, ул шушы арада егете белән ачуланышкан. Әнә...
-
Әтнә ветеранын Казан алкышлады
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында сәхнә йолдызлары катнашында зур ретро концерт булып узды. Флюра Сөләйманова, Мирсәет Сөнгатуллин, Газинур Фарукшан кебек мәшһүр җырчылар белән берлектә әлеге концертта безнең якташыбыз, «Балкыш» фестивале лауреаты, Түбән Көек авылыннан 75 яшьлек Раузалия Хәкимова да чыгыш ясады. Аның чыгышын Казан тамашачысы аеруча җылы...
-
Әтнәдән сугыш чоры баласы хатирәләре
Акрын гына кибеткә төшеп барам.Аяклар авырта,сызлый,бик ашыгып атлап булмый.Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте . Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым.Кинәт минем сулышым кысылып күз алларым караңгыланып китте.Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым: юл өстендә ярты телем ипи ята!?Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем.Ярты телем ипи!..Ирексездән күземнән...