Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән сугыш чоры баласы хатирәләре

Акрын гына кибеткә төшеп барам.Аяклар авырта,сызлый,бик ашыгып атлап булмый.Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте . Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым.Кинәт минем сулышым кысылып күз алларым караңгыланып китте.Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым: юл өстендә ярты телем ипи ята!?Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем.Ярты телем ипи!..Ирексездән күземнән...

Акрын гына кибеткә төшеп барам.Аяклар авырта,сызлый,бик ашыгып атлап булмый.Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте . Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым.Кинәт минем сулышым кысылып күз алларым караңгыланып китте.Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым: юл өстендә ярты телем ипи ята!?Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем.Ярты телем ипи!..Ирексездән күземнән яшь ага башлады.Сугыш вакытында бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын белә микән хәзерге балалар?Мин кадерсез ипи сыныгын ипләп пакетка төреп сумкага салдым да, юлымны дәвам иттем,ә уйларым хәтер капкаларын ачып ерак балачагыма ашыкты.

Мин ,Хәкимова Разия ,1932 нче елда Олы Әтнә авылында гади крестьян гаиләсендә туганмын.Әтием Хәким ,әнием Маһитап үз көчләре белән хезмәт итеп тапкан хәләл маллары хисабына яшәгәннәр.Гаиләдә без 5 бала идек.Сугышка кадәр һәр авыл гаиләсе күк бер төрле көн күрдек дип хәтерлим.Әти-әни колхозда эшләделәр,сыер асрадык. "Сыерлы гаилә-сыйлы гаилә",-ди бит халык. Ә менә сугыш башлангач,ил өстенә килгән афәт һәрбер гаиләгә дә зур сынауга әверелде.Әтине сәламәтлеге буенча комиссовать итсәләр дә,трудармиягә алдылар.Ул Казанның 16 нчы заводында мичкә якты,төрле эшләрдә эшләде.Закон каты булгандыр инде,сугыш барышында 3-4 тапкыр кайтып китте дип хәтерлим.Бер кайтуында ярты литр сыек май алып кайтты.Әнинең бәрәңге кыздырып ашатканы искә төшә.Ул бәрәңгенең тәмлелекләре! 1942 нче елның язына безнең гаилә бик авыр хәлгә калды:сыер үлде,безнең соңгы өметебез өзелде.Запаслар күптән беткән,бәрәңге заданиега тапшырылган.1941 нче елгы сеңелебез Асия кызамыктан үлеп китте.Без ниндидер могҗиза белән исән калдык.Әле дә хәтеремдә: бер көнне әни,Сания апа иртә таңнан ук эшкә чыгып киткәннәр,көне буе эшләгәнгә 1 стакан он бирәләр бит.Шул онны салып әни аш пешерә.Ул ашка салырга тоз да,бәрәңге дә юк.Кара-каршы күршебез Тайфә апа бәрәңге кабагын чыгарып түгә.Аларның запаслары булгандыр инде.Мин күреп өлгерсәм,тиз генә бәрәңге кабыкларын җыеп алып керәм,ул кабыкларны юып ашка салабыз.

 

Ә бу көнне без өч бала уянганда , өйдә ашарга тәгам ризык юк иде.Атна тирәседер әни эштән кайта да, безне күреп елый башлый.Минем хәлем юк,гел баш авырта.бертуктаусыз ашыйсы килә.Кулларым-аякларым шеште,бит шешенеп күзләр кысылып килә.Ашыйсым килгәнгә түзә алмыйча ,кычкырып елый башлыйм.Ә миңа Мәхмүт һәм Кафия кушыла.Безнең өй түрендә үкереп елап утырганны күреп,күрше Хәдичә апа килгәнен хәтерлим.Безнең ач,шешенгән икәнебезне күреп ул кызган килеш авыл советына төшеп китә,комиссия җыеп менә.Шуннан нәрсә булды дисезме? Безгә фермадан дуңгызларга бирә торган апарадан "өлеш " чыгардылар.Мин бер ай буе көн саен 1литрлы бидон белән фермадан апара ташыдым.Шуның белән без гомер саклап калдык.Инде мин 80 не узган карчык булсам да,ул вакыйгалар кичә генә булган күк.Мин көн саен Хәдичә апага рәхмәт әйтеп дога кылам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев