Белешмәләрне Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә соратып була
"Узган ел республикадагы пенсия оешмаларына 302 юкка чыккан оешма турында мәгълүмат юлладык. Дәүләт һәм муниципаль архивларга саклау өчен шундый 171 оешма турында мәгълүмат тапшырылды. Алар киләчәктә заманында әлеге оешмаларда хезмәт куйган кешеләрнең хезмәт стажын ачыклаганда зур ярдәм күрсәтәчәк", - дип ышандыра комитет башлыгы. Архив белгечләре тарафыннан эшкәртелгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 89...
"Узган ел республикадагы пенсия оешмаларына 302 юкка чыккан оешма турында мәгълүмат юлладык. Дәүләт һәм муниципаль архивларга саклау өчен шундый 171 оешма турында мәгълүмат тапшырылды. Алар киләчәктә заманында әлеге оешмаларда хезмәт куйган кешеләрнең хезмәт стажын ачыклаганда зур ярдәм күрсәтәчәк", - дип ышандыра комитет башлыгы.
Архив белгечләре тарафыннан эшкәртелгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 89 проценты - Татарстаннан, 11 проценты башка төбәктә яшәүчеләрдән килеп ирешә икән. "Без бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Аларның һәркайсына тиз арада тулы җавап бирергә тырышабыз. Мөрәҗәгатьләрне безнең электрон адреска юлларга мөмкин", - ди Ирада Әюпова.
Сүз уңаеннан, 15 гыйнвардан башлап эш стажы белән хезмәт хакын дәлилләүче белешмәләрне Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә соратып була. Хезмәт бушлай. Электрон белешмә 21 көн эчендә әзер булачак. Кайбер очракларда бу вакыт 30 көнгә чаклы да озайтылырга мөмкин. "Архив оешмаларыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша соратылган әлеге белешмәләрне күпфункцияле үзәкләрдән, архив идарәсендә яки почта бүлекчәләреннән алырга мөмкин", - ди Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов.
Динә Шәкүрова
("Ватаным Татарстан", /№ 6, 17.01.2018/)
Тулысы белән укыр өчен төп чыганак:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев