Бер исерекнең мылтыкка тотынуы аркасында күпме ятим...
27 февральнең кичендә Казанда Авангардная урамында 37 яшьлек ир кеше салкын ут коралыннан ата башлады. Моның сәбәбе - хатыны белән килеп чыккан низаг. Кичке сәгать 19:40 ату тавышлары турында полиция бүлегенә шул йортта яшәүчеләр хәбәр итә. Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан подъезд күзәтү астына алына. Вакыйга хатын-кызның абыйсы яши торган...
27 февральнең кичендә Казанда Авангардная урамында 37 яшьлек ир кеше салкын ут коралыннан ата башлады. Моның сәбәбе - хатыны белән килеп чыккан низаг.
Кичке сәгать 19:40 ату тавышлары турында полиция бүлегенә шул йортта яшәүчеләр хәбәр итә. Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан подъезд күзәтү астына алына.
Вакыйга хатын-кызның абыйсы яши торган йортта бара. Хатын-кыз абыйсында үзенең иреннән кача. Ир кеше исерек хәлендә, хатынын эзләп килеп, абыйсының ут коралын ала.
Ир кеше коткару эшләре оперf<циясе вакытында үтерелде.
Вакыйга барышында участокның тәртип саклау хезмәткәре һәм йортта яшәүче ир-ат яраландылар.
39 яшьлек Росгвардия ОМОН хезмәткәре, каты яраланып, больницада вафат булды. Аның хатыны тол, 3 баласы ятим калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев