Бер кушамат тарихы
Кушамат сүзе, ике сүздән кушылып ясалгандыр дип уйлыйм. Кушам+ат, ягъни исем. Исем кушам дигән мәгънәне аңлата булса кирәк. Борынгы бабаларыбыз фамилия кулланмаган. Күп очракта, кеше исеменә, аның әтисенең исеме генә кушылып әйтелгән. Ә кайчак, кушамат өстәлгән, дөресрәге алга куеп әйтелгән. Кушаматлар күбесенчә буыннан-буынга күчкән, ягъни нәсел кушаматлары. Кайбер очракта, аерым...
Кушамат сүзе, ике сүздән кушылып ясалгандыр дип уйлыйм. Кушам+ат, ягъни исем. Исем кушам дигән мәгънәне аңлата булса кирәк.
Борынгы бабаларыбыз фамилия кулланмаган. Күп очракта, кеше исеменә, аның әтисенең исеме генә кушылып әйтелгән. Ә кайчак, кушамат өстәлгән, дөресрәге алга куеп әйтелгән. Кушаматлар күбесенчә буыннан-буынга күчкән, ягъни нәсел кушаматлары. Кайбер очракта, аерым шәхескә кушылганнары да бар. Әле безнең балачакта, зуррак авылларда, кушаматсыз кеше табып булмый иде. Бер үк исемдәге кешеләр дистәләгән. Ул исемнәрне ярыша-ярыша кушканнармы? Әйтик, Олы Әтнәдә Гомәрләр дистә чамасы: «Әсән» Гомәре, «Ленин» Гомәре, «Каеш» Гомәре, «Корт» Гомәре һәм башкалар. Олы Мәңгәрдә Илсур атлы кешеләр дә шуннан ким түгел: «Көрҗә» Илсуры, «Ибәт» Илсуры, «Кабак» Илсуры, «Митәй» Илсуры. Саный китсәң, әллә ни кадәр мисаллар китерергә була. Ләкин, максатым ул түгел.
Узган гасырның сиксәненче еллар уртасы. Көзнең елак кына бер көнендә, Арча районы эчке эшләр бүлегенә җыелышка җыйналдылар. Партия җыелышы, политукулар, һөнәри белемне күтәрү дәресләре беткәннән соң, кассир - Мария Ильинична хезмәт хакы өләшә. Хезмәттә яки больницада булмаган барлык милиция хезмәткәрләре Ленин бүлмәсендә утырабыз. Бүлмәнең, сәхнә кебегрәк өлешендә, бүлек начальнигы, үзенең урынбасарлары белән, безгә карап утыралар. Бервакыт, начальник - Әнәс Вильданович замполитның чыгышын бүлдереп:
- Кайсыгыз анда галош киеп килгән? Бас әле!
Бүлмәдә тынлык.
- Алдан өченче рәттә, сулдан бишенче урын, Садыйков син түгелме?
Нык кына кызарып, оялып участок инспекторы Садыйков Илдар басты. Дәшми.
Бүлмәдә утырган барлык кеше бер юлы көлә башладылар. Тәрәзә пыялалары зың-зың килә. Авыз почмагы белән генә елмаеп Вильданов Илдарга утырырга кушты.
Милиция формасына әби галошы бер дә килешми, резин итек булса тагын бер хәл. Илдарның үзе сөйләгәннәрдән:
- Арчага барырга кичтән машина белешеп куйган идем. Иртән шул машина безнең капка төбенә килеп туктап, кычкырткач, кабаланып йөгереп чыктым. Ашыгычлык белән аякка ботинка кияргә онытканмын. Кичтән юып, каралтып, әзерләп куйган идем, югыйсә. Баскыч төбендәге әби галошын киеп киткәнмен.
Ходайның рәхмәте - шул галош сүзе Илдарга кушамат булып ябышып калды бит. Аны Илдарга, беренче булып, өлкән дежурный - Әскаров Фәрит әйтте булса кирәк. Ул әйткән кушаматлар кешеләргә нык ябышып кала иде. Кушамат, Илдарга ияреп, Әтнә районы эчке эшләр бүлегенә дә кайтты. Галош сүзен, Әтнәчәрәк үзгәртеп, «Кәлүш» дия башладылар.
Илдарның үзенә билгеле сәбәпләр аркасында, милиция хезмәте белән хушлашырга туры килде. Пенсиягә чыкканчы эшләргә дә, эшләргә иде югыйсә. Участогын биш бармагы кебек белә. Сөйләшергә иренми: кирәк булса - куркытып, кирәк булса - юмалап-юкәләп. Авыл саен дуслары, туган-тумачалары кирәк мәгълүматны биреп кенә торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев