23 декабрь 2017 яңалыклары
-
Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрик
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу очраклары ешая. Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, предприятиеләр һәм оешмаларда тикшерүләр уздырылачак. Яңа 2018 елны хәвеф-хәтәрсез генә каршыларбыз дип ышанасы килә. Шуңа күрә барлык объект җитәкчеләренә бәйрәм көнен һәм җаваплы кешеләрне алдан билгеләргә, янгын куркынычсызлыгы чараларын алдан әзерләргә кирәк. Чыршыларны янучан...
-
Бер кушамат тарихы
Кушамат сүзе, ике сүздән кушылып ясалгандыр дип уйлыйм. Кушам+ат, ягъни исем. Исем кушам дигән мәгънәне аңлата булса кирәк. Борынгы бабаларыбыз фамилия кулланмаган. Күп очракта, кеше исеменә, аның әтисенең исеме генә кушылып әйтелгән. Ә кайчак, кушамат өстәлгән, дөресрәге алга куеп әйтелгән. Кушаматлар күбесенчә буыннан-буынга күчкән, ягъни нәсел кушаматлары. Кайбер очракта, аерым...
-
«Йөрәгемне балаларга бирәм»
Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әнә шул исем астында өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге булып узды. Әлеге бәйгенең беренче этабы моннан бераз алда узган иде. Ул вакытта педагоглар үзләренең һөнәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, педагогик ситуацияләргә кагылышлы биремнәрне чиштеләр. Икенче этап исә алып барылган эшчәнлеккә кагылышлы мастер-класслар күрсәтү...
-
Күңгәр авылыннан Азалия Гатиятуллинага сертификат тапшырдылар
Күңгәр авылыннан Азалия Гатиятуллинага да "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия фондының сертификаты тапшырылган иде. Әлеге сертификат һәм бу баланың язмышына битараф булмаган изге җанлы райондашларыбызның ярдәме белән Азалиягә Тула табиблары тарафыннан операция ясалды. Бүгенге көндә Азалия тернәкләнү стадиясендә. Кызларының сау-сәламәт балалар кебек уйнап-көлеп, йөгереп йөрүен, үз куллары белән кашыгын тотып, ризыгын...
-
“Аллаһының рәхмәте яусын сезгә”
Күшәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле Динарт Әхмәтшин үзенә биргән ноутбукны күргәч, шатлыгыннан әнә шулай диде. Динарт тумыштан ДЦП белән авырый. Әнисе Фәрзәнә апа сөйләгәннәрдән: - Беренче балам үлде. Икенче балам төште. Кызганычка каршы, Динарт улым авырту булып туды. Хәер, аның авырту икәнен 9 айда гына белдек. Авып-түнеп китә башлагач кына....
-
“Усаклы”да укыталар
Яшел Үзән районындагы "Осиново" бистәсенең мәдәният йортында кабат семинар уздыралар. Семинар-киңәшмә "Сәламәт туфрактан - сәламәт халыкка!" дип атала. Биредә безнең районнан да 3 вәкил катнашыр дип көтелә. Әлеге чара "Биозавод"ның 55 еллыгына да багышлана, шул сәбәпле "НПИ "Биопрепараты" ҖЧҖ биозаводы, шулай ук "Майский теплица комбинаты" ҖЧҖ буенча экскурсияләр ясарга да...
-
Дүртәү төрмәгә киткән
«Әтнә җәза үтәтү инспекциясендә 2017 елда төрле җәзаларга хөкем ителгән 50 кеше учетта торган, шуларның алтысына суд карары буенча өстәмә бурычлар йөкләнгән, өчесенең сынау срогы арттырылган, дүртесенең җәза төрләре үзгәртелеп, алар төрмәгә җибәрелгән», - дип хәбәр итә районның җәза үтәтү инспекциясеннән Клара Кадимова.
-
Район чыршысы уза
Балалар өчен район чыршысы 26 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында узачак. 27 декабрьдә исә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтә. Ул "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында узар дип көтелә. Әлеге чаралар мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырыла.
-
Кукмарада 40 фатирлы йорт куллануга тапшырылды
Фатирлар авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм социаль ипотека программасы буенча бирелде. (23 декабрь, Казан, «Татар-информ», "Хезмәт даны" газетасы, Ризилә Корбанова). Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында республика программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт хуҗаларына тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм социаль ипотека программасы...
-
Гүзәлне Мәскәүдә алкышладылар
Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Гүзәл Фидаеваның ораторлык осталыгы буенча бәйгедә җиңеп, Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясаячагы хакында язган идек. Гүзәл Мәскәүдә дә бик матур чыгыш ясап кайтты. "Әлеге бәйге Якутиянең 385 еллыгы уңаеннан оештырылды, - ди бу хакта җитәкчесе Галия Минһаҗева. Ул бары авыл һәм рус теле дәүләт теле буларак...
-
Призерларга бүләкләр күп булды
"Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тату сыйныф серләре" икенче республика бәйгесенең "Сәламәт яшәү рәвеше" юнәлешендә Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары да катнашып, призер булып кайтты. 7 «Б» сыйныфтан - 17, 9 «Б»дан - 3, 8 «А» сыйныфыннан - 1 укучы һәм сыйныф җитәкчесе Галия Минһаҗева, алар белән бергә алты...
-
Семинар булып узды
"Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Семинарның темасы - "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халкыбыз мирасына карата мәхәббәт тәрбияләү". Семинар барышында татар теле һәм әдәбияты дәресләре каралды. Шулай ук туган тел язмышы һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан сөйләшүләр булып узды",...
-
Укучыларның эше журналда басылды
"Агымдагы елның ноябрь аенда "Ашыт" дәүләт тыюлыгы Татарстан биологик ресурслар дәүләт комитетына карый башлады", - дип хәбәр итә безгә "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Рамил Сабиров. Тагын бер яңалык - 2016 елда балалар тарафыннан иҗат ителгән рәсем, хикәя, шигырьләрдән торган "Лесной дозор" җыелма журналына безнең районның 5 укучысының эше дә...
-
Янаган өчен – ел ярым
Октябрь аеның бер көнендә Әтнә үзәгендә электән таныш ике бәндә очраша. Таныш булсалар да, бу икәү арасында шәхси күралмау була. Җитмәсә - берсе, элек хөкемгә тартылганы, салып та алган. Исерекнеке билгеле инде. Сүз ара сүз китеп, бәхәсләшә үк башлыйлар. Салмыш адәм кесәсеннән пычак чыгарып селтәнә башлый, үтерү белән куркыта. Икенчесе...