«Йөрәгемне балаларга бирәм»
Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әнә шул исем астында өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге булып узды. Әлеге бәйгенең беренче этабы моннан бераз алда узган иде. Ул вакытта педагоглар үзләренең һөнәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, педагогик ситуацияләргә кагылышлы биремнәрне чиштеләр. Икенче этап исә алып барылган эшчәнлеккә кагылышлы мастер-класслар күрсәтү...
Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әнә шул исем астында өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге булып узды.
Әлеге бәйгенең беренче этабы моннан бераз алда узган иде. Ул вакытта педагоглар үзләренең һөнәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, педагогик ситуацияләргә кагылышлы биремнәрне чиштеләр. Икенче этап исә алып барылган эшчәнлеккә кагылышлы мастер-класслар күрсәтү белән бәйле иде. Шунысы да игътибарга лаек, үзәктә искиткеч оста куллы, тәҗрибәле педагоглар эшли. Алар тарафыннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе елның-елында күпләрне сокландыра. Юк кына нәрсәдән күз явын алырдай эшләнмәләр тудыра биредәге осталар. Бәйгенең икенче этабын башлап җибәргән Рита Садриева да әнә шуларның берсе. Ул хезмәттәшләре игътибарына фетрдан чыршы уенчыгы ясауны тәкъдим итте. Бу эштә биредәге һәркем, хәтта жюри әгъзалары да катнашты. Сөлгедән уенчык эт баласы эшләү дә бик кызыклы шөгыль булды. Бу гади уенчык кына түгел, киләсе елның символы да бит әле. Шуңа да һәркем бик бирелеп, яратып башкарды. Эльмира Васыйлованың да кул эше үзенчәлекле иде. Ул бәйрәмгә Кыш бабай башмагы әзерләргә тәкъдим итте. Моның өчен материалларны һәркемгә җитәрлек итеп әзерләп килгән. Бергәләп тырыша торгач, булдырдылар - кызыклы бәйрәм бүләге әзер булды. Алсу Хәбибуллина исә бисер белән эшләү буенча мастер класс күрсәтте. Инглиз теленнән өстәмә белем бирү педагогы Лилия Шәрәфиева белән бергәләп чит телдә ел фасылларын өйрәнсәк, музыка буенча белем бирүче Лилия Әхмәтова белән җырлаганда дөрес сулыш алырга өйрәндек. Ике тавышка бергәләп татар халык җыры "Бөрлегән"не дә башкардык әле. Инзилә Бариева исә халык биюләре белән бәйле мастер класс тәкъдим итте.
Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова, үзәкнең тәҗрибәле методисты Райлә Фәхретдиновадан торган жюри бәяләде. Араларыннан иң-иңен сайлап алу алар өчен дә кыенгарак туры килгәндер. Ничек кенә булмасын, барысы да уртак фикергә килеп, беренче урынга Эльмира Васыйлова лаек дип таптылар. Икенче урында - Алсу Хәбибуллина, өченче урында исә, яшь педагог, быел әле беренче елын гына эшләүче Лилия Әхмәтова калды.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев