Күңгәр авылыннан Азалия Гатиятуллинага сертификат тапшырдылар
Күңгәр авылыннан Азалия Гатиятуллинага да "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия фондының сертификаты тапшырылган иде. Әлеге сертификат һәм бу баланың язмышына битараф булмаган изге җанлы райондашларыбызның ярдәме белән Азалиягә Тула табиблары тарафыннан операция ясалды. Бүгенге көндә Азалия тернәкләнү стадиясендә. Кызларының сау-сәламәт балалар кебек уйнап-көлеп, йөгереп йөрүен, үз куллары белән кашыгын тотып, ризыгын...
Күңгәр авылыннан Азалия Гатиятуллинага да "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия фондының сертификаты тапшырылган иде. Әлеге сертификат һәм бу баланың язмышына битараф булмаган изге җанлы райондашларыбызның ярдәме белән Азалиягә Тула табиблары тарафыннан операция ясалды. Бүгенге көндә Азалия тернәкләнү стадиясендә. Кызларының сау-сәламәт балалар кебек уйнап-көлеп, йөгереп йөрүен, үз куллары белән кашыгын тотып, ризыгын чәйнәп ашавын, бигрәк тә "Әти-әни" дип әйтүен ишетү теләге белән янган Гөлүсә һәм Азат Гатиятуллиннар үзләренә матди ярдәм күрсәткән полиция бүлеге хезмәткәрләренә, полиция ветераннарына, кызы белән кияве гаиләсенә, кода-кодагыйларына, Олы Әтнәдән Фәрдия ханым гаиләсенә бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев