Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Гүзәлне Мәскәүдә алкышладылар

Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Гүзәл Фидаеваның ораторлык осталыгы буенча бәйгедә җиңеп, Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясаячагы хакында язган идек. Гүзәл Мәскәүдә дә бик матур чыгыш ясап кайтты. "Әлеге бәйге Якутиянең 385 еллыгы уңаеннан оештырылды, - ди бу хакта җитәкчесе Галия Минһаҗева. Ул бары авыл һәм рус теле дәүләт теле буларак...

Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Гүзәл Фидаеваның ораторлык осталыгы буенча бәйгедә җиңеп, Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясаячагы хакында язган идек.
Гүзәл Мәскәүдә дә бик матур чыгыш ясап кайтты. "Әлеге бәйге Якутиянең 385 еллыгы уңаеннан оештырылды, - ди бу хакта җитәкчесе Галия Минһаҗева. Ул бары авыл һәм рус теле дәүләт теле буларак укытылган мәктәпләрдә укучылар өчен генә иде. Татарстан белән бергә Чувашия, Башкортостан, Саха-Якутия, Тува кебек республикалар катнашты. Республика этабында Гүзәл - җиңүче, 9 «Б» сыйныфыннан Салават Сибгатуллин призер булды. Мәскәүдәге чыгышы барышында Гүзәл Республикабыз данын яклап милли биюебезне дә башкарды. Аның чыгышын жюридагылар да, залдагылар да көчле алкышлар белән кабул итте".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев