Җәмгыять

Укучыларның эше журналда басылды

"Агымдагы елның ноябрь аенда "Ашыт" дәүләт тыюлыгы Татарстан биологик ресурслар дәүләт комитетына карый башлады", - дип хәбәр итә безгә "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Рамил Сабиров. Тагын бер яңалык - 2016 елда балалар тарафыннан иҗат ителгән рәсем, хикәя, шигырьләрдән торган "Лесной дозор" җыелма журналына безнең районның 5 укучысының эше дә...

"Агымдагы елның ноябрь аенда "Ашыт" дәүләт тыюлыгы Татарстан биологик ресурслар дәүләт комитетына карый башлады", - дип хәбәр итә безгә "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Рамил Сабиров. Тагын бер яңалык - 2016 елда балалар тарафыннан иҗат ителгән рәсем, хикәя, шигырьләрдән торган "Лесной дозор" җыелма журналына безнең районның 5 укучысының эше дә кергән. Болар - фоторәсем белән Олы Мәңгәр мәктәбеннән Регина Мос­тафина, Күәмнән хикәя белән Ландыш Хөснетдинова һәм шигырь белән Гүзәл Мифтахова, рәсемнәр белән Олы Әтнә мәктәбеннән Эльвира Солтанова һәм Күшәрдән Гөлназ Хәбибуллина.


Нет комментариев