Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янаган өчен – ел ярым

Октябрь аеның бер көнендә Әтнә үзәгендә электән таныш ике бәндә очраша. Таныш булсалар да, бу икәү арасында шәхси күралмау була. Җитмәсә - берсе, элек хөкемгә тартылганы, салып та алган. Исерекнеке билгеле инде. Сүз ара сүз китеп, бәхәсләшә үк башлыйлар. Салмыш адәм кесәсеннән пычак чыгарып селтәнә башлый, үтерү белән куркыта. Икенчесе...

Октябрь аеның бер көнендә Әтнә үзәгендә электән таныш ике бәндә очраша.
Таныш булсалар да, бу икәү арасында шәхси күралмау була. Җитмәсә - берсе, элек хөкемгә тартылганы, салып та алган. Исерекнеке билгеле инде. Сүз ара сүз китеп, бәхәсләшә үк башлыйлар. Салмыш адәм кесәсеннән пычак чыгарып селтәнә башлый, үтерү белән куркыта. Икенчесе читкә китеп кала, ә аның дусты шунда ук полициягә хәбәр итә. Янаучыны тоткарлыйлар, җинаять эше ачылып, тикшерелә һәм судка җибәрелә.
Суд исә аны ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев