Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрик
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу очраклары ешая. Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, предприятиеләр һәм оешмаларда тикшерүләр уздырылачак. Яңа 2018 елны хәвеф-хәтәрсез генә каршыларбыз дип ышанасы килә. Шуңа күрә барлык объект җитәкчеләренә бәйрәм көнен һәм җаваплы кешеләрне алдан билгеләргә, янгын куркынычсызлыгы чараларын алдан әзерләргә кирәк. Чыршыларны янучан...
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу очраклары ешая.
Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, предприятиеләр һәм оешмаларда тикшерүләр уздырылачак. Яңа 2018 елны хәвеф-хәтәрсез генә каршыларбыз дип ышанасы килә. Шуңа күрә барлык объект җитәкчеләренә бәйрәм көнен һәм җаваплы кешеләрне алдан билгеләргә, янгын куркынычсызлыгы чараларын алдан әзерләргә кирәк. Чыршыларны янучан материаллардан ясалган уенчыклар белән бизәмәскә, шәмнәр яндырмаска, кулдан ясалган гирляндаларны һәм шартлаткычларны кулланмаска кирәк. Электр яктырткычларын катгый рәвештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча гына кулланырга һәм тоташтырырга.
Барлык райондашларыбызны якынлашып килүче 2018 ел белән котлыйбыз! Бәйрәмнәрдә бары тик сертификатлы төсле гирляндалар гына янсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев