(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда бер яшьлек сабый балконда үз әнисен бикләп калдырган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрдәге 23/05нче йортның бишенче катында булган. "112" Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына әлеге хәбәр бүген иртән килә.
Урынга килгән коткаручылар, балкон ишеген ачып, хатын-кызны «әсирлек»тән азат итә. Зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев